Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район үзәк больницасы баш табибы кулларны ешрак юарга өнди

Районда COVID-19ның барлыгы 9 очрагы теркәлгән. Соңгы вакытларда әлеге йогышлы чирне эләктерүчеләр юк.

-Коронавирус белән бәйле эпидемиологик хәл уңайгарак үзгәрсә дә, тынычланырга иртәрәк әле, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. -Кайбер урыннарда берникадәр “йомшаклыклар” рөхсәт ителә, ягъни биналарга пирчәткәсез керергә ярый, тик кешегә битлектән булырга кирәк. Әмма бу да керү юлында кулларны эшкәртү өчен антисептиклар булган очракта гына.

Быел районыбыздагы 265 кешегә пневмония диагнозы куелды. Димәк, баш табиб әйтүенчә, күп кеше булган урыннарда саклык чараларын онытмау, шәхси гигиена кагыйдәлрен үтәү зарур: кулларны сабын белән ешрак юарга һәм дезинфекция чараларын кулланырга.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев