Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлегә законсыз рәвештә патроннар һәм пистолет саклаган өчен җавап бирергә туры киләчәк

Яшәүче авылы кешесе законсыз рәвештә патроннар һәм кулдан ясалган пистолет саклаган өчен җинаять җаваплылыгана тартыла.

Гомумән, 10-16 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 6 җинаять эше кузгатылган. Бүлекчәдә бер атнада барлыгы 37 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 13 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән 2 машина йөртүче ачыкланган.

Гражданин К. Югары Кармалка, Бәркәтә, Туймәт авыллары янындагы кырлардан кыйммәтле гербицид урлаган. Хәзер аңа химикатка ни өчен кызыкканын һәм “БИО АГРО” җәмгыятенә зыян китергәнлеген суд каршында аңлатырга туры киләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев