Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар Чирмешән районыннан берәүнең банк картасыннан 12 мең сум акчасын урлаганнар

20-26 августта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 33 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Полициянең участок уполномоченныйлары 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Мошенниклар Иске Котыш авылы кешесенең банк картасыннан 12 мең сум акчасын урлаганнар.

Билгесез кешеләр Чирмешәннең Юлчылар урамындагы йорт подъездыннан велосипед урлап чыкканнар.

Казанка авылы кешесе законсыз рәвештә өенә кергән һәм үзенә, якыннарына пычак белән янаган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев