Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Утыз Имәндә берәүләр авылдашларын талаганнар

Район суды Утыз Имән авылының талау җинаяте кылган ике кешесен, 2 ел сынау срогы белән, 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Нык кәеф-сафа корганнан соң, урта яшьләрдәге әлеге ир-ат белән хатын-кыз бу көнне махмырдан интегәләр. Акча юк бит инде, аны таныш авылдашларыннан бурычка алырга булганнар. Авылдашының бу гозерне кире кагу ихтималын истә тотып, алар көч кулланырга килешәләр. Пенсия алды яшендәге хатын-кыз үзләрен танымасын өчен, йөзләренә башлык тарттыралар, якаларын күтәрәләр, тавышларын үзгәртеп, үтерү белән яныйлар. Ир-ат хатын-кызның башына йодрыгы белән берничә тапкыр суга да. Курыккан хуҗабикә үз курткасы кесәсендә 500 сум акчасы булуын әйтә. Талаучылар шуны алалар һәм “баш төзәтергә” китәләр, нәтиҗәдә суд эскәмиясенә эләгәләр.

-Әлеге ир-ат белән хатын-кыз элек хөкем ителмәгәннәр, канәгатьләнерлек характерланалар, - ди район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. -Шуларны һәм башка хәлләрне искә алып, хөкем ителүчеләргә, 2 ел сынау срогы белән, 4 елга ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы чыгарылды. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев