Район бюджетын кабул итү мәсьәләсе (икенче укылышта) район Советының киләсе утырышында каралачак.
Район мәдәният йортында үткән халык тыңлауларында катнашучыларга район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов керемнәр һәм чыгымнар буенча 2027 елга мунициапль районның консолидацияле бюджет күләме 1 миллиард 537 миллион 489 сум күләмендә фаразлануын әйтте. Район бюджетын кабул итү мәсьәләсе (икенче укылышта) район Советының киләсе утырышында каралачак.
Халык тыңлауларында район Советының “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү” проекты карары буенча да тыңлаулар үтте. Төп доклад белән район Советы юристы Татьяна Рунова чыгыш ясады.
Халык тыңлауларын район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Надежда Гомәрова алып барды.
Нет комментариев