Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Надежда Сергееваның видеоролигын республика конкурсында ошатканнар
Безнең районда

Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Надежда Сергееваның видеоролигын республика конкурсында ошатканнар

Яңа Элмәле урта мәктәбе укучысы “Рәхим итегез, дуслар, без сезне күрүебезгә һәрвакыт шат!” («Килсе курăр хăнана, хапăл тăвăр йыхрава!») дип аталган чуваш телендәге видеороликлар республика конкурсы җиңүчесе булды.

Бәйге йомгаклары буенча 8 сыйныф укучысы Надежда Сергеева (җитәкчесе Марина Захарова) 3 нче урынга ия.

Конкурс Чуваш мәгарифне үстерү институты тарафыннан гомуми белем бирү оешмаларының 7–8 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән. Аның максаты – укучыларның чуаш теленә кызыксынуын арттыру, ана телен һәм халык традицияләрен пропагандалау, шулай ук видео өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү.


Нет комментариев