Данис Зарипов һәм «хоккей легендалары» командасы чирмешәнлеләрне җиңүгә рухландырды
Безнең районда

Данис Зарипов һәм «хоккей легендалары» командасы чирмешәнлеләрне җиңүгә рухландырды

21 ноябрьдә Чирмешән, «Татарстан Республикасының хоккей легендалары» проекты кысаларында, танылган спорт ветераннары делегациясен кабул итте.

Данис Зарипов, Алексей Чупин, Артём Лукоянов, Михаил Архипов, Кирилл Голубев, Сергей Столбун, Михаил Глухов... Әлеге исемнәр хоккей яраткан һәр татарстанлыга, шул исәптән чирмешәнлеләргә дә, яхшы таныш.

«Юбилейный» боз сарае – очрашу урыны

Мөгаен, ишекләре ачылганнан бирле «Юбилейный» боз сараенда шулкадәр күп кеше булмагандыр. Хоккейчыларны күрергә, аралашырга бик күп җанатарлар килде. Чирмешәнлеләр генә түгел, күрше районнардан да, шәһәрләрдән дә кайтучылар бар иде. Кайберәүләр машиналарны күрше урамнарда калдырырга туры килде, диделәр.

Район башлыгы сәламләде

Танылган спортчыларны җылы итеп, баллы чәк-чәк белән каршы алдылар. Хоккейчыларны район башлыгы Рамил Айбатов сәламләп, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чирмешәндә боз сараенда шөгыльләнүче хоккейчыларның – «Корыч ябалаклар» командасының уңышларын да атап үтте.

– Бүген безнең Боз сарае бозында үзенчәлекле көн. Без дөнья хоккееның чын йолдызларын кабул итәбез. Чирмешән районы өчен бу зур хөрмәт. Сезнең килүегез ул - мастер-класслар гына түгел, бу безнең малайлар һәм кызлар өчен көчле стимул да, зур бәйрәм дә, – диде Рамил Тәлгать улы.

Танылган спортчыларны җылы итеп, баллы чәк-чәк белән каршы алдылар: фото Гульсиры Шарифуллиной

Данис Зарипов: максат – хоккейны популярлаштыру

– Безне шулай җылы каршы алуыгыз, хөрмәт күрсәтүегез өчен зур рәхмәт, – диде Россия хоккейчысы, «Ак Барс» командасының элеккеге капитаны, тарихта бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов. – Әлеге проектның төп максаты – республикада хоккейны популярлаштыру, балалар белән очрашып, аларда спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуларын арттыру.

Автограф-сессия һәм фотосессия

Биредә махсус автограф-сессия һәм фотосессия оештырылды. Һәркем яраткан хоккейчылары белән фотога төшеп калырга, автограф алырга ашыкты. Дөресен әйткәндә, хоккей осталарының автограф куя-куя куллары арып бетте бугай. Ләкин алар балаларның күңелләрен күрделәр. Һәрберсенә кул биреп исәнләштеләр, җылы сүзләр таптылар, фотога төшерергә чакырдылар. Малайлар һәм кызлар баштан оялыбрак торсалар да, мондый мөнәсәбәтне күргәч, ачылып киттеләр, хоккейчылар белән чын күңелдән аралаша башладылар.

Биредә махсус автограф-сессия һәм фотосессия оештырылды: фото Гульсиры Шарифуллиной

Яшь хоккейчылар өчен мастер-класс

Чара кысаларында яшь хоккейчылар өчен бозда мастер-класслар да оештырылды. Россия һәм Татарстан хоккееның танылган уенчылары яшь спортчылар белән тәҗрибә уртаклаштылар, уен техникасы һәм тактикасының нечкәлекләре турында сөйләделәр. Мастер-класста хоккей йолдызлары теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр.

Дусларча уен: 5:4

Ахырдан Татарстан Республикасының хоккей легендалары командасы Чирмешәнең «Корыч ябалаклар» җыелма командасы хоккейчылары белән дусларча уенда очрашты. Бозда киеренке көрәш барды. Чирмешән хоккейчылары сер бирмәде, сынатмадылар. Уен хоккей йолдызлары файдасына 5:4 исәбе белән төгәлләнде. Чирмешәнлеләр борчылмады, шундый көндәшләргә оттыру – хурлык түгел.

Бу көнне спортчылар шулай ук кадет мәктәп-интернатында да булдылар, кадетлар белән аралаштылар һәм туган як тарихы музеен да карап чыктылар: фото Гульсиры Шарифуллиной

Кадетлар һәм музей

Бу көнне спортчылар шулай ук кадет мәктәп-интернатында да булдылар, кадетлар белән аралаштылар һәм туган як тарихы музеен да карап чыктылар.

Проект турында

«Татарстан Республикасының хоккей легендалары» проекты республикада хоккейны популярлаштыруга һәм үстерүгә, балалар-яшүсмерләр спортына ярдәм итүгә һәм хоккей традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.

Команда составында Казан һәм Татарстан хоккееның күренекле вәкилләре: уенчылар, ил чемпионнары, шулай ук халыкара ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары.

Спортчылар муниципаль районнарга баралар, халык белән очрашалар, аралашалар. Аеруча балаларга һәм яшьләргә игътибар бирелә. Алар өчен бу кыйммәтле киңәшләр алу, мастер-классларда катнашу һәм Татарстан хоккееның тере тарихына кагылу мөмкинлеге.


Нет комментариев