Чирмешән районында яшь гаиләгә торак алу өчен социаль түләүгә сертификат тапшырдылар
Безнең районда

Чирмешән районында яшь гаиләгә торак алу өчен социаль түләүгә сертификат тапшырдылар

Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы “Россия Федерациясе субъектларына торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү” федераль проекты нигезендә район үзәгендә яшәүче яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү бирелде.

Әлеге программа яшь гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт ярдәмен күздә тота. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә.

Акча алу өчен таныклыкны яшь гаиләгә Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова атналык эш планеркасында тапшырды.

Гаилә башлыгы Алексей Андреевич “БИО-АГРО” җәмгыятендә механизатор, Валерия Владимировна – район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшли. Мироновлар ике ул үстерәләр.

Мироновлар ике ул үстерәләр: Марат Гомәров фотосы

-Форсаттан файдаланып, республика, ил җитәкчеләренә, район хакимиятенә шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Яшь гаилә өчен бу бик мөһим. Без ипотекага йорт сатып алган идек, әлеге акчалар белән шуны капларга ниятлибез, - диделәр Мироновлар.

Социаль түләү яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга һәм киләчәктә тагын да ныграк үсеш алуына этәргеч булыр дип көтелә. Дәүләт программалары кысаларында мондый ярдәм чаралары районда алга таба да дәвам итәчәк.


Нет комментариев