Яңа Элмәле авылында яшәүче Олег Вяткин хуҗалык эшләрен ансатлаштырган, моның өчен ул үзе трактор җыйган. Инде өч ел шушы техника гаиләгә тугры хезмәт итә.
Эшне куш кына...
-Ат урынына, - диде Олег Лазаревич. – Бакчаны да сукалыйбыз, саламын, печәнен, утынын да төяп кайтабыз. Арбаны да үзем ясадым. Кышын да тик тормый “ат”, ишегалдын, капка төпләрен кардан бик тиз көрәп куя.
Тракторның барлык запас частьләре (мост, коробка) “Жигули”ныкы, оста аңа “Лифан” двигателе урнаштырган. Кыскасы, техниканы үзенә җайлы итеп ясаган.
Кирәкле тимер-томыр – металлоломнан
-Кирәкле тимер-томырның байтагын Чирмешәндәге металлолом җыю пунктыннан таптым, - ди оста. – Быел тракторга КУН - фронталь төягеч ясый башладым.
Яшьтән колхозда механизатор булып эшләгән якташыбыз соңгы елларда вахта ысулы белән Себергә - Когалымга йөреп эшли. Сменадан кайткач, буш вакыты күп, көннәрен гаражда тимер-томыр арасында уздырырга ярата.
Улы да шундый
Техникага мәхәббәт улына да күчкән. Стас та - яшьтән үк әтисе янында техника арасында үскән егет, мәктәп елларында ук үзйөрешле “велосипед” ясаган булган. Хәзер инде квадроцикл җыя башлаган. Яшь останы очрата гына алмадык - ул әле вахтада.
-Безгә “болгарка” һәм эретеп ябыштыру апараты гына бир, - дип елмая әти кеше. – Икәү киңәшләшеп эшлибез. Кар машинасы да ясадык. Аны бераз камилләштерергә, алдына чаңгылар урнаштырыга планлыйбыз, шунсыз көче җитеп бетми. Хәзер бит интернет заманасы, күп идеяләрне аннан алырга мөмкин, теләк һәм акча гына булсын.
Осталык нәселдән килә
Дөрестән дә, акчасыз булмый, тимер-томырдан җыелган дисәң дә, аларның байтагын сатып аласы. Кирәкле инструменларны да үзләрендә булдырганнар. Тимер кисү, тишү, ябыштыру өчен кирәкле барлык электр җиһазлары бар.
Осталык, уңганлык Вяткиннарда нәселдән килә.
-Әти (мәрхүм) балта остасы иде. Бала вакытта аның янында агачтан әйберләр ясасам, соңрак тимергә тартылдым, - диде йорт хуҗасы.
Олег Лазаревич мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булган, аннан соң - колхозда механизатор. Шуңа тракторларны яхшы белә, техника белән “син” дип кенә сөйләшә.
Нет комментариев