Бу – ана мәхәббәтенә һәм балалар тәрбияләүдәге фидакарь хезмәткә күрсәтелгән олы ихтирам.
Гомумән, районда 274 гаиләдә балигъ булмаган 871 бала тәрбияләнә. Күпчелегендә (235 гаилә) өчәр сабый үсә, дүрт балалы 32 гаилә бар. Дүрт гаиләдә – бишәр, өч гаиләдә алтышар бала тәрбияләнә. Район башлыгы Рамил Айбатов боерыгы буенча, районда яшәүче, балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 30 мең сумлык акчалата сертификатлар бирү дәвам иттерелә. Бу елның 11 аенда 36 гаиләгә барлыгы 1 миллион 80 мең сум акча күчерелгән. 2025 елда 40 гаилә 1 миллион 200 мең сум шундый ярдәм алган.
Нет комментариев