Кибет басучыларны эләктергәннәр
Безнең районда

Кибет басучыларны эләктергәннәр

19-25 ноябрь көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча кизү бүлегенә гражданнардан 45 хәбәр килгән, ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан ике административ беркетмә төзелгән.

Бер атнада районда матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган, шул исәптән берсе – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү.

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыздан гариза килгән, анда ул гражданка «А»ны җаваплылыкка җәлеп итүне сорый, тегесе аның рөхсәтеннән башка банк картасы аша үз товары өчен түләгән. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

Шулай ук район үзәгендәге бер кибет директорыннан, билгесез затларның сәүдә үзәгенә үтеп кереп, зур суммада акча урлаулары турында гариза кергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, угрылар кулга алынган.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабы тарафыннан бирелде.


Нет комментариев