Чирмешән районында яшь юл инспекторларының иң яхшы агитбригадаларын бүләкләделәр
Безнең районда

Чирмешән районында яшь юл инспекторларының иң яхшы агитбригадаларын бүләкләделәр

Районда балалар агитбригадаларының юл иминлеген пропагандалау буенча «Әйдә дуслашыйк, юл!» республика фестиваленең муниципаль этабы узды.

Иҗади ярышта районның биш гомуми белем бирү мәктәбеннән командалар катнашты.

Яшь юл инспекторлары сәхнә осталыкларын, креативлыкларын һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, тамашачыларга урамнарда һәм юлларда игътибарлы һәм тәртипле булырга кирәклеген искә төшерделәр.

Конкурс районның яшь юл инспекторлары отрядлары җитәкчеләре киңәшмәсе кысаларында Ивашкино мәктәбе базасында йомгакланды. Җиңүчеләргә һәм призёрларга Татарстан Республикасының «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесеннән бүләкләр тапшырылды, актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга зур өлеш керткәннәре өчен укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт белдерелде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • Җиңүче - Ивашкино урта мәктәбе ЮИД отряды командасы, җитәкчесе Марина Макарова;
  • II урында - Әккәрәй мәктәбе командасы, җитәкчесе Лариса Еферова, һәм Иске Элмәле мәктәбе командасы, җитәкчесе Ольга Новикова;
  • III урында - Иске Кади мәктәбе командасы, җитәкчесе Галия Камалова, һәм Иске Үтәмеш мәктәбе командасы, җитәкчесе Ләйсән Мингулова.

Җиңүченең - Ивашкино командасының эше - «Әйдә дуслашыйк, юл!» республика конкурсы финалындагы иң яхшы 10 эш исемлегенә кергән.


Нет комментариев