Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районында объектларның торышын тикшерәләр
Бу көннәрдә район һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре, белгечләре, авылларга барып, объектлар торышын, аларның ничек файдаланылуын тикшерәләр.
-
Казанка авылының зиратын профлист белән тотып алганнар
Казанка авылында зират тирәсен яңабаштан профлист белән тотып алганнар һәм кирәк-ярак җиһазлар, эш кораллары өчен өйчек бастырганнар. Бу эшләрне халыктан җыелган акчага – үзсалымга башкарганнар.
-
Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер
Районда быел бөртекле сабан культуралары 31592,4 гектарда чәчелергә тиеш, язгы чәчү үткәрү өчен 7395 тонна орлык кирәк була. Бүген район хуҗалыкларында орлык проблемасы юк.
-
Күтәмә җирлеге Советы яңартылган бинага кайтачак
Мәктәп бинасында урнашкан Күтәмә авыл җирлеге Советы бүлмәләрендә капиталь ремонт бара.
-
Чирмешән районына республика күрсәткечләренә җитү өчен нык тырышырга кирәк
Район узган елда авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы күләме буенча республикада 26 нчы урында гына. “БИО-АГРО”да ул 40 мең сум тирәсе булса, “Күтәмә АГРОфирмасы”нда һәм “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә 20 мең сумнан күп түгел.
-
Иске Котышта авылга бара торган төп юлны төзекләндерәчәкләр
Бүген Иске Котыш җирлеге башлыгы Александр Митякинны яхшы хәбәр белән сөендерделәр – ниһаять, зур трассадан авылга, үзәккә, мәктәп янына кадәр алып керүче юл дәүләт юл балансына күчерелә.
-
Иске Сережкинода кеше башыннан 2500 сум үзсалым җыйганнар
Иске Сережкино авылында кеше башыннан 2500 сум акча җыярга килешкәннәр, моның үзенә бер сәбәбе бар, авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә яңа һәйкәл төзергә планлыйлар.
-
Лашман генплан буенча үсәчәк
Муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш уналтынчы утырышында Лашман авыл җирлегенең генераль планы расланды.
-
Күтәмә халкы яман истән зарлана
Төнлә, бәйрәм, ял көннәрендә аеруча, Күтәмәгә яман ис тарала, тынны кыса. Каян икәне билгеле, нефть объектларыннан. Авыл җыенында әлеге мәсьәлә – проблема уңаеннан экологларга мөрәҗәгать итәргә килештеләр.
-
Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган җыеннан дистәдән артык кеше күчтәнәч белән китте
Җирлек Советы бу чарада үз эшләренең осталарын – мәдәният, мәгариф хезмәткәрләрен, хат тапшыручыларны, башка кайберәүләрне шулай хөрмәтләде.
-
Депутат Олег Морозов журналистлар сорауларына җавап бирде
Депутат булырга авырмы? Сукбай этләр проблемасын хәл итәргә мөмкинме? QR-кодлар кирәкме? СССРны кире кайтарып буламы?
-
Халык җыеннары башлана
Районның авыл җирлекләрендә җыеннарга әзерләнәләр.
-
Чирмешән районы бюджетына үзгәреш керттеләр
Муниципаль район Советы 2021 елда район бюджетының керем өлешен 23 миллион 87 мең сумга артыру турында карар чыгарды.
-
Депутатлар алдагы өч елга Чирмешән районы бюджетын бердәм хупладылар
2022 елга керемнәр һәм чыгымнар бер төсле – 826 миллион 463 мең сум, ягъни дефицитсыз. Бу хакта һәм казна акчасының нинди максатларга тотыласы Совет кабул иткән карарда һәм аңа өстәмә кушымтада төгәл язылган. 2023 һәм 2024 елларга да бюджет дефицитсыз формалашкан.
-
Чирмешән районында 2021 елга фаразларны үтәү кыенлашты
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы, төрле чикләүләр, бәя күтәрелү, корылык белән бәйле, быел районда социаль-икътисади хәл начарайды, 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү кыенлашты.