Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы концерт булды
Бәйрәмнәр

Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы концерт булды

Әниләр көне алдыннан хатын-кызларыбызны район мәдәният йортына дәшеп, күңелле чара – бәйрәм концерты оештырдылар.

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләү сүзләре белән ачты. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, аеруча патриот уллар үстергән әниләргә рәхмәтен җиткерде. 

–Балаларыгызга дөрес тәрбия биреп, Ватаныбызга лаеклы уллар үстергән өчен зур рәхмәт.  Сез – безнең терәгебез, безнең горурлыгыбыз, – диде Илнур Минсәгыйть улы үз чыгышында.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләренә, хатыннарына бүләкләр дә тапшырдылар.

Бәйрәмне район үзешчәннәре матур җырлар белән дәвам итте. Залда утыручы әниләр, әбиләр һәм кунаклар өчен бу көн чын мәгънәсендә  матур бәйрәмгә әверелде.

Концерт программасын бай һәм кызыклы итеп төзегәннәр. Район үзешчәннәре башкаруында моңлы җырлар яңгырады, ә район балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары тамашачыларны дәртле чыгышлары белән сөендерде. Һәр номер әниләргә һәм әбиләргә багышланган иде.


Нет комментариев