Чирмешәннең  өч кадет кызы Казанда узган тарих олимпиадасыннан бүләкләр алып кайттылар
Безнең районда

Чирмешәннең өч кадет кызы Казанда узган тарих олимпиадасыннан бүләкләр алып кайттылар

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты кызлары тарих фәне буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар.

Республиканың кадет мәктәпләре һәм кадетлар мәктәп-интернатларының 7-11 сыйныф укучылары арасында тарих буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» дип аталган республика олимпиадасы Казанның “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды.

Әлеге бәйгедә безнең районнан өч кадет призер булды. 9 сыйныф укучысы Милана Фәхретдинова, 11 сыйныфтан Татьяна Севастьянова һәм Камилә Насретдиновалар башкаладан бүләк белән кайттылар.


Нет комментариев