Чирмешәндә балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
Безнең районда

Чирмешәндә балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Район мәдәният йортында «Мәктәп – имин территория» дип аталган район форумы узды.

Анда әти-әниләр, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-психологлар, класс җитәкчеләре һәм тәрбия буенча директор киңәшчеләре катнашты.

Форумның төп бурычы – олыларга үсеп килүче буынның мөмкин булган проблемаларын алдан тоемлауда, катлаулы ситуацияләрне хәл итүнең тыныч юлларын табуда һәм балаларның көчле якларын күрә белүдә ярдәм итү.

Анда әти-әниләр, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-психологлар, класс җитәкчеләре һәм тәрбия буенча директор киңәшчеләре катнашты: Гөлназ Вафина фотосы

Чарада районның профилактика структурлары вәкилләре чыгыш ясады. Алар Интернет челтәрендә куркынычсызлык, балигъ булмаганнар катнашында юл- бәла казаларын, хокук бозуларны профилактикалау, психоактив матдәләр куллануны һәм суицидаль тәртипне кисәтү темаларын кузгаттылар. Баланың кызыксынуларын һәм сәләтен вакытында ничек ачыкларга икәнлеге хакындпа да сүз булды. Форумда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм балалар иминлеге  мәсьәләләренә практик адымнар турында сөйләштеләр.


Нет комментариев