Чирмешәндә одеколон эчеп агуланучылар да бар
Безнең районда узган елны хәмер эчеп агулануның алты очрагы теркәлгән, аның берсе кеше үлеменә китергән (2013нче елны районда спиртлы эчемлекләр белән агуланып, өч кеше вафат булган). Татарстанда исерткеч эчемлек белән агуланып, 2014 елның алты аенда 155 кешенең гомере өзелгән булса, быел шул чорда андыйлар 185 кеше. -Кызганычка каршы, алкоголь белән...
-Кызганычка каршы, алкоголь белән агуланучылар саны күпкә артык, - ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов.- Һәм, күп очракта, сыйфатсыз исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә агуланалар. Татарстанда контрафакт алкоголь кулланудан үлүчеләр саны артканнан - арта бара. Алай гына да түгел, узган елның кышында районда антифриз эчеп агуланучы булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр арасында да спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар күп. Безнең бурыч- исереклек афәтеннән котылу юлларын эзләү, яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев