Чирмешәндә бүген иң популяр кеше исемнәрен барладык
Безнең районда

Чирмешәндә бүген иң популяр кеше исемнәрен барладык

«Кушаматны белми кушмыйлар – Прозвище вам к лицу» проекты кысаларында без исемнәр мәсьәләсен дә кузгатырга булдык.

Бу тема безнең укучылар өчен генә түгел, ә, гомумән, татар халкы өчен мөһим булып тора, чөнки исем – кешенең гомер буе йөртәчәк билгесе.

Күренекле язучының фикере

Кушаматларга килгәндә, күренекле язучы Туфан Миңнуллин «Казан утлары» журналының бер санында болай дип язган: «...Паспортка язылган кушаматлар да бар бит әле татарда. Аларны мин гәзит-журнал битләреннән чүпләдем: Фронт, Блюменталь, Лимон, Лерон, Рафинат, Луара, Делюс, Фиринат, Сайрус, Роальд, Рудольф, Энгель, Луис, Рево, Мэлс...

Боларны язганда, мин һич кенә дә әлеге исемнәрне йөртүчеләрдән көләргә җыенмыйм. Ләкин алар минем татар колагына исем булып түгел, кушамат булып ишетелә. Татарның традицион исемнәреннән качып, ятлар исемен алуы халкыбызның милли аңын да үзгәртүе мөмкиндер дип шикләнәм...» Бу сүзләр бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый – безнең районда да төрле исемнәрне очратырга мөмкин.

Районыбызда иң популяр исемнәр

Батыр, Миран, Тамир, Усман, Айлинә, Раминә, Иркә, Сафинә... Ел башыннан районыбызда туган сабыйларга кушылган иң популяр матур исемнәр бу. Әлеге исемнәрнең һәрберсе диярлек татар теленә хас яңгырашка ия һәм мәгънәле. Алар арасында борынгы төрек тамырларыннан килгәннәре дә, гарәп-фарсы чыгышлылары да бар.

Заманча исемнәр – модага ияреп

Район ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлназ Галимова әйтүенчә, хәзер ата-аналар балаларына кыска исем кушалар. Кемдер, модага ияреп, баласына заманча исем куша. Әмма сирәк кенә булса да, элеккеге саф татар исемнәренә дә өстенлек бирүчеләр бар.

Район ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлназ Галимова әйтүенчә, хәзер ата-аналар балаларына кыска исем кушалар: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Исем сайлауда белгеч киңәше

«Исемең матур, кемнәр куйган?» – дип сорыйсы гына җиңел шул! Яңгырашы белән генә түгел, мәгънәсе белән дә колакны иркәләүче матур исемне сайлау кыен! Белгеч шундый уйлар белән баш ваткан ата-анага берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итә. «Баласына үзебезчә, матур исем сайларга теләгән ата-анага иң элек «Татар исемнәре китабы»н ачып, күңелеңә ятышлы исемнең мәгънәсе белән танышырга киңәш итәр идем. Олылар белән киңәшләшсәң дә артык булмас. Баламның шушы исем белән гомер буе яшисе бар бит, дигән уй да баштан чыкмасын иде. Исемнең кеше язмышына йогынты ясавын да истән чыгарырга ярамый.

Дин әһелләре фикере

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам дә балага матур исем кушарга өндәгән. Матур исем дигәндә нәрсә күздә тотыла соң? Әмир авылы имамы Люцир Зыятдинов фикеренчә, баланың исеме яхшы мәгънәгә ия булырга тиеш. Баласына матур исем сайларга теләгән ата-анага да шул киңәшне истә тотарга куша ул.

 -Күп кенә ата-ана: «Бала – минеке, нинди исем телим – шуны кушам», – дип уйлый. Бала – Аллаһы Тәгалә бүләге. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән икән, ул баланың матур исем йөртергә хакы бар. Кеше, олыгайгач, үз исеменә ничек карар, ата-ана шуны да уйларга тиеш», – ди Люцир хәзрәт. – Миңа исемне әти кушкан. Люция исемен үзгәртеп, я урынына р куйган да, Люцир килеп чыккан. Дин буенча кушарга ярамаган начар мәгънәле исемне алыштыру хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Сезне кыямәт көнне исемегез һәм атагызның исеме белән чакырырлар», - дигән. Шуңа да мин бу исемне үзгәрттем, үземә Ибраһим исемен алдым.

Шуңа да мин бу исемне үзгәрттем, үземә Ибраһим исемен алдым: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Исем ул – мирас

Димәк, исем сайлау – ул гади генә эш түгел. Ул – баланың киләчәгенә, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясый торган мөһим адым. Әлегә исә бер нәрсәне истә тотарга кирәк: исем ул - мирас, аны без үзебездән соң калдырабыз. Шуңа күрә аны сайлаганда акыл белән эш итү мөһим.


Нет комментариев