Түбән Кармалкада 95 яшьлек ветеранны котладылар
Безнең районда

Түбән Кармалкада 95 яшьлек ветеранны котладылар

Түбән Кармалка авылында яшәүче Клавдия Сидорованы 95 яшьлек юбилее белән котларга авылдашы яшьтәше Александра Гетманова да килгән иде. Ул ахирәтеннән ике айга гына олырак.

Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләде. Клавдия Васильевнага Россия Президентының котлау хатын, Татарстан Рәисенең һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләде: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

- 95 яшь ул – төпле акыл, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллар. Без чын күңелдән Сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен салган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез!- диде Илнур Минсәгыйт улы.

Клавдия Васильевна 1931 елда Чирмешәндә туган. Бөек Ватан сугышы елларында әле бик яшь булуына карамастан, колхозда эшләгән: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Клавдия Васильевна 1931 елда Чирмешәндә туган. Бөек Ватан сугышы елларында әле бик яшь булуына карамастан, колхозда эшләгән.

-Безнең балачак булмады. Яшьтән үк эшләргә туры килде, әниләр белән беррәтән колхоз эшенә дә йөредек, ул вакытта өйдә дә эш күп, хәзерге кебек уңайлаклар юк иде. Апа белән икәү бөтен өй эшләрен башкара идек. Сугыштан соң да бит авыр еллар булды, - ди юбиляр.

Апа белән икәү бөтен өй эшләрен башкара идек: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

10 нчы сыйныфны тәмамлаган яшь кызны Түбән Кармалка мәктәбенә эшкә җибәрәләр.

- Чабатадан, капчык асып, җәяү авылга килдем. Моңа кадәр Чирмешәннән чыкканым да булмады, - диде Клавдия Васильевна. – Аннан соң читтән торып югары белем алдым. 30 елга якын балаларга рус теле һәм әдәбияты укыттым. Аннан соң авырый башладым, мәктәптән китәргә туры килде. Эшемне бик яраттым, ләкин исәнлегем какшады шул.

10 нчы сыйныфны тәмамлаган яшь кызны Түбән Кармалка мәктәбенә эшкә җибәрәләр: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Клавдия Васильевна Кармалка егете Николай Васильевич (мәрхум) белән гаилә корып, өч бала үстергәннәр. Бүген бер кызы гаиләсе белән Түбән Новгородта, улы Ульяновскийда яшиләр.  Якташыбыз кызы Людмила Николаевна белән гомер кичерә.

Тормышның күп кенә авырлыкларын, сынауларын үтсә дә, Клавдия Васильевна һаман оптимистик рухта, тормышның һәм һәркөннең кадерен белеп, балаларының һәм туганнарының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен тоеп, шатланып яши.

Якташыбыз кызы Людмила Николаевна белән гомер кичерә: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев