Юл хәрәкәте рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән автоинспекторлары Кармышта салмыш тракторчыга юлыккан
Район автоинспекциясе бүлеге экипажы кичке 10 нчы яртылар тирәсендә Кармыш авылына керү юлында трактор туктата. Аның йөртүчесенең алкоголь кулланганлыгы ачыкланган.
-
Чирмешән районында алты айда 21 кеше руль артына исерек хәлдә утырган
Быелның үткән алты аенда район юлларындагы аварияләрдә һәлак булучылар юк. Әмма июльнең тәүге атнасында күрше Шентала районы чигендәрәк чыккан һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде, дүрт кеше имгәнде.
-
Чирмешән районында юл һәлакәте: бер кеше үлгән
Чирмешән районында булган юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, дүрт кеше имгәнгән.
-
Чирмешән автоинспекторлары июль аенда рейдларга ешрак чыгачак
Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәйге чорда юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен профилактик чаралар үткәрә.
-
Өч чирмешәнле “Тоннель”гә куркынычсызлык каешы такмыйча кергән
ДАИ хезмәткәрләре район үзәгендәге “Тоннель” профилактик операциясе барышында өч машина йөртүчегә карата беркетмә төзегән.
-
Бүген Чирмешән автоинспекторлары «Тоннель» операциясенә чыгачак
28 июнь көнне, 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр, Чирмешән авылында ДАИ хезмәткәрләре транспорт чаралары йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча чираттагы профилактик максатчан чара үткәрә.
-
Чирмешән районында Самарадан Ижевскига баручы автобус һәлакәткә тарыган
Самарадан Ижевскига баручы автобус безнең район территориясендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, зыян күрүчеләр юк.
-
Чирмешәнлеләр «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» дигән айлыкка кушылды
3 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Чирмешән районы территориясендә дә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» дип аталган айлык үтә.
-
Чирмешән юлларында каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен 21 тапкыр бозганнар
Быел районда каршы як юлга чыгу аркасында һәлакәтләр теркәлмәсә дә, машина йөртүчеләребез моңа кагылышлы кагыйдәләрне еш “оныталар”.
-
Чирмешәндә “Тоннель” операциясе үткәрәләр
Чирмешән районы автоинспекторлары 28 майда (2024) район үзәгендә чираттагы “Тоннель “ операциясенә чыга.
-
Чирмешәндә балаларның юллардагы иминлегенә игътибарны көчәйттеләр
22 майдан 5 июньгә кадәр районда “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе игълан ителде.
-
Чирешәндә питбайк белән җиңел машина бәрелешкән
21 майда көндезге сәгать 11дә район үзәгенең Титов урамында Хундай Грета автомобиле белән питбайк бәрелешкән.
-
Чирмешәнле яшь егет штраф та түләячәк
Район автоинспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган тагын бер машина йөртүчене ачыклаганнар.
-
Чирмешән автоинспекторлары кагыйдә бозган яшь мотоциклчыларга юлыкканнар
Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда мотоцикл һәм пит-байк белән идарә иткән ике яшүсмерне туктаткан.
-
Чирмешән автоинспекторлары исерек хәлдәге машина йөртүчене “эләктергәннәр”
Яңа Элмәле авылы кешесе руль артына алкоголь кулланып утырган өчен закон каршында җавап бирәчәк.