Чирмешәнлеләр, автомобильләрегезнең көпчәкләрен кышкыларына алыштырырга вакыт
Машина йөртүчеләр транспорт чараларын кышка әзерли.
Көннән-көн һава температурасы түбәнәя бару белән машина хуҗалары өчен кызу чор җитте – автомобильләрнең җәйге көпчәкләрен кышкыларына алмаштырырга вакыт.
Белгечләр аларны алмаштырганда, календарь көннәренә карап түгел, һава торышының нинди булуыннан чыгып эш итәргә кирәк дип киңәш итә.
Кайчан алмаштырырга?
“Кышкы” дигән исеме булса да, андый тәгәрмәчтә кар яугач кына йөрергә ярый дигән сүз түгел. “Кышкы” сезонның рәсми башлану вакыты - 1 декабрь. Әмма һава торышы еш кына үз төзәтмәләрен кертә. Төнлә һәм көндез һава температурасы өч көн дәвамында 7 градус җылыдан да артмый һәм аннан түбәнгәрәк төшә икән, җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырыр вакыт килеп җиткән, дип исәпләнә. Автомобиль хуҗалары өчен язылмаган кагыйдә дә бар: әгәр һава температурасы 5 градустан түбән төшсә, җәйге тәгәрмәчләрдә йөрү катгый тыела.
Ни өчен алмаштырырга?
Кайбер машина йөртүчеләр, кыш көне сирәк йөрергә туры килә, дигән сәбәп табып, кышкы резина сатып алуны кирәк дип тапмый. Бу еш кына куркыныч нәтиҗәләргә китерә.
Автомобиль покрышкасы резинадан ясала. Түбән температура булганда, ул ката һәм сыгылмалылыгын югалта. Бу исә асфальт белән начар бәйләнешкә китерә һәм, нәтиҗә буларак, автомобиль тотрыксызлана. Кышкы тәгәрмәчләр, киресенчә, салкында катмый торган махсус йомшак резинадан эшләнгән. Ә аларның махсус протекторы (яки чәнечкеләре) бозда һәм карда тотрыклылыкны тәэмин итә.
Кышкы тәгәрмәчләр җәйге шиннарга караганда акрынрак таушала. Шул ук вакытта протекторның тирәнлеген күзәтеп тору мөһим – кышкы резинада ул 4 миллиметрдан ким булмаска тиеш.
Исегездә тотыгыз: тузган яки сезонга туры килми торган тәгәрмәчләрдә йөрү – сезнең тормышыгыз өчен куркыныч кына түгел, ә административ хокук бозу да ул. Кагыйдәләр буенча, 1 декабрьдән февраль ахырына кадәр кышкы резина куллану мәҗбүри. Үтәмәгән өчен штраф - 500 сум.
Иртә алмаштыру кышкы резинага зыян китерер дип курыкмагыз. Җылы асфальтта бер айдан артык йөргәндә генә аңа сизелерлек тузу яный.
Алмаштыру алдыннан тәгәрмәчләрне тикшерегез
Шиномонтажга барыр алдыннан, кышкы көпчәкләрегезнең тәртиптә булуына инаныгыз. Аларда киселгән җирләр, “бүсер”ләр булмаска тиеш, протекторның бертигез тузуын да карагыз. Шулай ук дискларны да тикшерегез: аларда ярыклар һәм эретеп ябыштыру эзләре булмасын.
Үзегезнең һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге турында кайгыртыгыз. Шуны онытмагыз: ашыккан – ашка пешкән, диләр. Бу кышкы юлның төп кагыйдәсе. Машиналар агымы нинди темпта бара, сез дә шул римтны саклагыз, башкаларга игътибарлы булыгыз.
Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев