Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында светофорлар куйдылар
Чирмешәнне урап уза торган трассада, Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында светофорлар урнаштырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов әйтүенчә, әлеге участокта юл-транспорт һәлакәтләре еш була. Акъяр-Чирмешән-Шентала һәм Лениногорск-Чирмешән автоюлы киселешендәге әлеге яңа объект, аварияләрне киметү максатында, республика программасы кысаларында файдалануга тапшырылды.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев