Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында велосипедларының алгы тәгәрмәчләрен күтәртеп йөрүче балалар очраштыргалый

Балаларның иң озын – җәйге каникулы тәмам. Мәктәпләрдә укулар башланды. Димәк, юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү мөһим.

Уку елы башлану белән, юлларда, аеруча, мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсендә автомобильләр хәрәкәте көчәя. Заманасы шундый бит: белем һәм тәрбия йортларына балаларны барыбыз да машина белән илтергә гадәтләндек. “Велосипед һәм самокат белән мәктәпкә килергә ярамый”, дип кисәтеп торсалар да, әлеге таләпкә колак салмаучылар да юлларда еш очрый.

Шулар һәм балаларны юлда имин йөртү хакында район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

-Илнур Минсәгыйтович, иң әүвәл статистикадан башлыйк әле. Узган ел белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре районда быел арттымы, кимедеме?

-Иң элек республика саннарына тукталып үтәм. Быелның узган 8 аенда Татарстанда 16 яшькәчә балалар катнашында 305 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда ун сабыйның гомере өзелгән, 329сы җәрәхәтләнгән. Былтыргы белән чагыштырганда, бу саннар, ни кызганыч, арткан. Безнең районда исә, быел гыйнвар – август айларында 65 авария теркәлде, шуларда ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, берсе һәлак булды, бәхеткә, балалар катнашындагы юл бәла-казалары юк. Былтыр, шушы ук чорда 86 һәлакәттә тугыз кеше имгәнеп (шуларның берсе – бала), берәү һәлак булган иде. Быел районда аварияләрнең кимүе күзәтелә, тик машина йөртүчеләргә дә, пассажирларга да, җәяүлеләргә дә уяулыкны онытмау зарур.

-Балаларын мәктәпкә машина белән илтүче ата-аналар өчен мөһим мәсьәлә – сабыйларны автотранспортта дөрес итеп каптырып йөртү. Шушы темага да тукталып үтик әле.

-Дөрес әйтәсез, бу бик тә мөһим. Ата-аналар моңа җитди карарга тиеш. Тик кайберәүләр тиешле таләпләрне үтәмиләр. Закон буенча балаларны машинада тиешенчә утыртып йөрмәгән өчен өч мең сумга кадәр штраф каралган. Быел гына да автоинспекторлар рейдлар вакытында балаларны махсус иминлек җиһазы булмаган килеш машинага утыртып йөртүнең 12 очрагын ачыклаганнар. Күпме сөйләп, язып, аңлатып торабыз: беренче чиратта балаларның иминлеге кыйммәт һәм ата-аналар аларга үрнәк булырга тиеш. Закон нигезендә 7 яшькәчә балаларны бары махсус утыргычта гына йөртергә ярый.  Адаптерлар, каркассыз автомобиль креслолары автомобильдә закон буенча куллану тыела. Автоинспекторлар, гадәттә, балаларны 12 яшькә кадәр махсус утыргычта утыртып йөртергә киңәш итәләр. Автомобильләрдә куркынычсызлык каешлары 150 сантиметрдан биегрәк пассажирларга исәпләнгән, шуңа күрә кече яшьтәге балалар өчен автокресло яки бустерлар мәҗбүри. Дөрес сайланмаган җайланмалар тормозга кинәт басканда да, баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Әйтик, каеш муенга таба авыша, бу буылуга китерергә мөмкин. Басым корсак өлешенә туры килсә, эчке органнарның зарарлануы һәм эчкә кан китү белән яный. Зурлар инде, һичшиксез, куркынычсызлык каешлары белән каптырынган булырга тиеш.

-Балаларга җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләрен дә искә төшерү артык булмастыр.

-Җәяүлеләргә юлны аркылы кайдан чыгарга ярамаганлыгын, тротуарлардан гына йөрү кирәклеген онытмау мөһим. Хәзер бөтен юлларда диярлек җәяүлеләр өчен махсус кичүләр ясалган. Әти-әниләр, җәяүлеләр кичүеннән чыккан очракта да, уңга-сулга карап, килүче машиналарның туктап, сине үткәреп җибәрүләренә инанганнан соң гына юлны аркылы чыгарга яраганлыгын балаларыгызга кабат сөйләгез. Автомобиль хуҗаларына да мәктәпләр, җәяүлеләр кичүләре янында, борылышларда, ачык күренми торган юл участокларында тизлекне киметергә киңәш итәм. Кайчан һәм кайдан бала йөгереп чыгасын белмибез. Саклык чараларын күрү кеше гомерләрен саклап калырга да ярдәм итәчәк.

-Бигрәк тә көзге пычракларда, караңгы иртә төшкән вакытта яктылык кайтаручы элементларның файдасын да искә төшерик.

-Яктылык кайтаргыч элементлар – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Хәзер көзге чор, караңгы тиз төшә. Шуңа күрә киемдә, балаларның портфельләрендә, сумкаларында шундый элементлар булуы да шарт. Ата-аналар балаларының аларны куллануын контрольдә тотарга тиеш. Мондый элементлар күбрәк булган саен машина йөртүчеләргә җәяүлеләр ачыграк күренәчәк. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә килгәндә исә, һава шартларын истә тотып, тиешле тизлекне арттырмыйча, саграк йөрергә киңәш итәм. Юллардагы иминлегебез һәм куркынычсызлыгыбыз күпчелек очракта үзебезнең кулда. Белгәнебезчә, җәяүлеләрне бәрдерү дә киң таралды. Көн саен диярлек яңалыклар чыгарылышларыннан теге яки бу шәһәрдә шул хактагы хәбәрләрне ишетәбез. Бәрдерүләрнең төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки автомобиль йөртүче юлга чыккан кешене күреп бетерми. Яңгыр, җепшек кар, томан кебек һава шартлары да моңа сәбәп булырга мөмкин. Ә инде яктылык кайтаргыч элементлар булган очракта җәяүлене бәрдерү куркынычы 65 процентка кими икән.

-Соңгы вакытларда транспорт юлыннан велосипедларының алгы тәгәрмәчләрен күтәртеп йөрүче балаларны да еш күрергә туры килә.

-Әйе, яшүсмерләр, аеруча малайлар арасында мондый күренеш киң таралыш алды. Аеруча аларның машиналар юлыннан йөрүләре борчу тудыра. Велосипедның тәгәрмәче ычкынып китеп юл өстенә егылган очракта, шул ук вакытта машина да килә торган булса, транспорт чарасы йөртүчесе кинәт кенә тормозга басып та өлгермәскә мөмкин. Бу инде зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә буенча мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында да инспекторларыбыз даими сөйлиләр, балаларның үзләре белән дә очрашулар үткәреп, аларны кисәтеп торалар. Ата-аналар өйдә дә яшүсмерләргә велосипед белән транспорт юлында йөрергә ярамаганлыгын, бер генә тәгәрмәчтә йөрүнең катгый тыелуын кабат искәртсәләр, аңлату үтемлерәк булыр иде дип уйлыйм.

-Җәй тәмамланды инде. Тик питбайкларда йөрүче яшьләребез дә әледән-әле күренгәләп тора...

-Питбайкларны инде соңгы берничә ел “чире” дип атасам да, ялгышмамын. Питбайклар уенчык түгел, алар белән шәһәр, авыл эченнән йөрергә ярамаганлыгын да онытмаска кирәк. Бу спорт инвентаре санала, шуңа да аның белән махсус җайлаштырылган юлларда гына йөрергә ярый. Хөрмәтле әти-әниләр, балагызга мондый “уенчык” бүләк итәр алдыннан кабат ныклап уйлагыз. Аның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеген исәпләгез. күпләрегез интернет челтәрләрендә таралган видеоны күргәндер: баласы питбайк белән юл-транспорт фаҗигасенә эләгеп һәлак булганнан соң, бер әти кеше елап-елап сабыеннан гафу үтенә. Шундый очраклардан Аллаһ сакласын балаларыбызны.

-Балалар белән мәктәпләрдә, балалар бакчаларында нинди профилактик чаралар үткәрелә?

-Белем бирү учреждениеләренә кунакка ДАИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре еш бара. Мондый очрашулардан соң балалар юлларда тагын да игътибарлырак булырга тырышалар. Автоинспекторлар төрле акцияләр, викториналар, әңгәмәләр үткәрәләр. Мондый чаралар балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауда мөһим роль уйный һәм балаларда кечкенәдән үк юл куркынычсызлыгына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра. Инспекторлар куркынычсызлык каешларын һәм автокреслоларны куллануның мөһимлеге турында сөйлиләр, шулай ук автомобильдә йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлаталар. Без – өлкәннәр үзебезнең мисалда балаларыбызны тәрбияләргә тиеш. Сабыйларның куркынычсызлыгы олылар кулында икәнлеген онытмыйк. Юлларыгыз хәвеф-хәтәрсез булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев