Чирмешәндә җиде кеше “Тоннель”гә кагыйдә бозып кергән
Узган атна җомгасында район үзәгендә оештырылган “Тоннель” операциясе барышында автоинспекторлар кагыйдә бозган 7 йөртүчене ачыклаган.
- Иртәнге 7дән 9га кадәр, ике сәгать дәвам иткән рейд барышында Беренче Май һәм Юбилей урамнарында барлыгы 28 машина туктаттык. Тикшерү барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозган җиде машина йөртүчегә карата беркетмә төзелде, шул исәптән балаларны автомашиналарда йөртү кагыйдәләрен бозган ике райондашыбызга карата, - диде район автоинспекциясе бүлеге инспекторы Айрат Заһретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев