Чирмешәндәге “Тоннель”дә тиешсез урында юлны кичүче җәяүлеләр күп булган
31 октябрь көнне район үзәгендә “Тоннель” профилактика операциясе үтте.
Район автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре ике сәгать эчендә 35ләп автомашинаны туктатып тикшергәннәр. Операция барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган: куркынычсызлык каешларын такмаучылар – икәү, юлны тиешсез урында кичеп чыгучы җәяүлеләр – биш, юл билгеләре таләпләрен бозуның өч очрагы теркәлгән.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев