Чирмешән аграр техникумы студентлары машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр
Чирмешән аграр техникумында “Автосессия – 2025” бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
Машина йөртү осталыгын, юлда йөрү кагыйдәләрен белү бәйгесендә тугыз студент катнашты. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга йөз тоткан чара өч этаптан торды: “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре”, “Беренче ярдәм күрсәтү” һәм “Автомобильне фигуралы йөртү”.
Беренче урынны Яңа Элмәле егете Владислав Тимофеев яулады. Күрше Самара өлкәсе Денис авылыннан Илназ Гыймранов – икенче, чирмешәнле Данил Дәүләтшин – өченче урында.
Җиңүче Владислав район данын Казанда яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев