Караңгыда чирмешәнлеләргә яктылык кайтаргычлар тагарга киңәш итәләр
Районың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе караңгы юлда гади нашивканың ничек итеп гомерне саклап кала алуы хакында сөйләде. Көзен көннәр кыска, иртә караңгы төшә, һәм җәяүленең өйдән эшкә яки кибеткә кадәр юлы ешрак эңгер-меңгергә яки караңгы вакытка туры килә. Статистика буенча, җәяүлеләрне бәрдерүнең төп өлеше тәүлекнең нәкъ менә шушы чорында була.
Ни өчен шулай һәм үз-үзебезне саклау өчен ни эшли алабыз? Бу сорауларга районың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов җавап бирде.
–Илнур Минсәгыйтович, караңгы вакыт җәяүлеләр өчен ник шулай куркыныч?
–Бу физик һәм физиологик факторлар белән бәйле. Машина йөртүче фонарьлар яктысында (ближний свет) 25-50 метрдан гына күрергә сәләтле. Торак пунктларда рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 км булса да, бу арада машинаны кинәт туктату кыен. Җәяүле фаралар яктысында көтмәгәндә пәйда була, һәм машина йөртүчегә ни дә булс эшләргә вакыт бик аз кала. Нәтиҗәдә, хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин.
–Мондый хәлләрне булдырмас өчен...
–Яктылык кайтаргыч элементлар (СВЭ) кулланырга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытларында юлдан хәрәкәт итүче һәркем өчен бу мөһим.
–Алар чыннан да шулкадәр нәтиҗәлеме? Моны дәлилләрдәй саннар бармы?
–Әлбәттә! Яктылык кайтаручы элементы булганда, җәяүле фаралар яктысында (ближний свет) машина йөртүчегә 50 метрдан түгел, ә 150-200 метрдан күренә башлый. Әгәр машина йөртүче ерак утны (дальний свет) кабызса, күрү дистанциясе 100 метрдан 350 метрга кадәр арта! бу очракта машина йөртүчедә 2–3 секунд кына түгел, ә тизлекне киметү, кешене салмак кына урап узу яки туктау өчен 15–25 секунд вакыт барлыкка килә. Бу пауза – коткарылган кеше тормышы.

Файдасы булсын өчен, яктылык кайтаргычны дөрес урнаштырырга да кирәк.

–Илнур Минсәгыйтович, районыбыз халкына тагын ниләр әйтер идегез.
–Яктылык кайтаргыч сатып алу һәм аны урнаштыру – биш минутлык эш, аның бәясе йөз сумнан да кимрәк, әмма файдасы бик зур.
Сүз сезнең шәхси һәм балаларыгызның иминлеге хакында бара.
Әмма минем иң мөһим нәрсәгә басым ясыйсым килә: яктылык кайтаргыч булса да, җәяүлеләр юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Юл аша билгеләнгән, рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгарга, машина йөртүчегә үзеңнең күренеп торуыңа инанырга кирәк.
Хөрмәтле җәяүлеләр!
Сезнең һәм балаларыгызның иминлеге сездән тора! Үзегезне караңгыда күренерлек итегез – һәм сезнең юл һәрвакыт якты һәм куркынычсыз булсын!
Рәсемнәр ясалма фәһем ярдәмендә башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев