Чирмешән районында юлларда балалар куркынычсызлыгына игътибарны арттырачаклар
Балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатында 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр “Игътибар - балалар!” профилактика чарасы үткәрелә.
Быелның җиде аенда республика юлларында балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда җиде сабый һәлак булган һәм 291 кеше имгәнгән. Бәхеткә, безнең районда быел андый очраклар булмады. Автоинспекторлар билгеләп үткәнчә, юл бәла-казалары саны арту, гадәттә, август-сентябрь айларына туры килә икән. Балалар озак җәйге ялдан соң юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен оныталар һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә җайлашу таләп ителә.
-“Игътибар – балалар!” профилактика чарасы кысаларында, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәүләренә бәйле кагыйдәләрне бозуларны профилактикалау, яктылык кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән массакүләм тикшерүләр оештырачакбыз, - ди район дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов. – Шулай ук балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү буенча акцияләр үткәреләчәк, аларда хокук бозучылар турында мәгълүмат алга таба профилактика эшләрен уздыру өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк. Мәгариф оешмаларына керү юлларының торышын: юл билгеләре, светофор объектлары һәм киртәләр булу тикшереләчәк. Ата-аналар белән җыелышлар үткәрү дә планлаштырылган.
Автоинспекторлар шулай ук машинада 12 яше тулмаган балаларны махсус җайланмаларда йөртү зарурлыгын да искәртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев