Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында исерек хәлдә руль артына утырган 24 шофер ачыкланган

Бу елның ун аенда район юлларында матди зыян белән 80 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дүртесендә зыян күрүчеләр булган, берсе кеше үлеме белән тәмамланган.

Районда авария куркынычы зур алты участок теркәлгән, шуларның дүртесендә балигъ булмаган балалар катнашында алты юл һәлакәте теркәлгән.

Район дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 айда  транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүче – 24 (үткән елның шул чорында да 24 булган), йөртү таныклыксыз руль артына утырган 5 машина йөртүчене җәзага тартканнар. Балигъ булмаган 17 яшүсмер дә автомобиль белән идарә итәргә уйлаган, тик аларның бу гамәлен ДАИ инспекторлары туктаткан. Каршы як полосага чыгуның – 27, җәяүлеләр кичүендә кагыйдә бозуның 43 очрагы ачыкланган.

 Куркынычсызлык каешларын эләктермәгән 382 гражданинга штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев