Чирмешән районы юллары – нык контрольдә: зур йөк машиналары өчен яңа штрафлар
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илнур Җамалетдинов рәислегендә узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында 2025 елның үткән 9 аена йомгак ясалды, игътибарны арттыруны таләп итүче проблемалар билгеләнде. Анда шулай ук авырлык-габарит контроле кагыйдәләрен бозучылар белән көрәшүнең яңа чараларын атадылар.
Төп саннар
Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Айдин Зыятдинов атаган саннардан күренгәнчә, трассаларда һәм торак пунктлар урамнарында хәл киеренке, ләкин контрольдә.
Районда быел юл бәла-казаларының гомуми саны кимесә дә, елның төп фаҗигасе – авария нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелде. Барлыгы, имгәнүчеләр белән, дүрт һәлакәт теркәлгән һәм 73се – матди зыян белән. Әлеге саннар юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәклеге хакында искәртә.
-Хәзер район дәүләт автоинспекциясе нәкъ менә аварияләр еш була торган проблемалы урыннарда һәлакәтләрне булдырмау, киметү өчен көч куя, – диде автоинспектор Айдин Зыятдинов. – Төп максатларыбыз – аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүгә юл куймау, балаларны автотранспортта закон таләп иткәнчә йөртү, каршы полосага чыгу һәм җәяүлеләрнең юл аша чыгу кагыйдәләрен бозуны булдырмау.

Кагыйдә бозулар статистикасы уйланырга мәҗбүр итә. Әгәр район юлларында исерек килеш руль артына утыру (21 факт) һәм каршы як поласага чыгу (27) очраклары узган ел дәрәҗәсендә калса, җәяүлеләрне үткәрми торган машина йөртүчеләр саны (2024 елдагы 8 очракка каршы быел 26) һәм җәяүлеләр юлны кичкәндә хокук бозулар (27гә каршы 43) кискен арткан. Бигрәк тә руль артына утырган балигъ булмаганнар санының күбәюе борчу уята (13 факт).
Хезмәткәрләрнең җитешмәвенә (2 вакантлы вазифа) карамастан, район юлларында көн саен автоинспекторлар экипажы эшли.
-Уку чорында без мәктәпләрдә һәм ата-аналар җыелышларында атна саен әңгәмәләр үткәрдек, республика буенча юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан слайдлар күрсәттек, - дип өстәде Айдин Зыятдинов. - Бу эш дәвам иттереләчәк.
Зур йөк машиналары белән көрәш: яңа кагыйдәләр
“Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Ришат Борһанов авыр йөк транспортына кагылышлы проблемaга аерым игътибар итте. Артык йөк төягән зур автомашиналарыннан юлларга еллык зыян 2 триллион сумлап – бу илнең бөтен юл тармагын финанслау белән чагыштырырлык сумма.
-2025 елның беренче яртыеллыгында республикада зур йөк машиналарының 84 проценты авырлык-үлчәм контроленнән читләште, – диде Ришат Рифкать улы. – Туктау таләпләрен санга сукмау очраклары да ешайды.

18 июльдән административ хокук бозулар кодексының яңа нормалары үз көченә керде:
• Авырлык үлчәү контроленнән баш тарткан өчен штраф - 600 000 сум;
• Хокук бозулар буенча искәрмә вакыты 2 айдан 1 елга кадәр арттырылды;
•Машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозулары өчен арендаторларның җаваплылыгы кертелде.
Район прокуроры урынбасары Ахатжон Ишматов авыл җирлегендә юл челтәрләренең план-схемалары искерүенә игътибар итте. Ул аларны актуальләштерүне, яңартуны тизләтергә кирәклегенә басым ясады.
Актуаль проблемалар
Мототранспорт белән вәзгыять кискен кала – алар еш кына туктау турындагы таләпләргә буйсынмый, эзәрлекләгәндә тизлекне арттыра һәм куркыныч маневрлар башкара. Әлеге проблеманы хәл итү өчен ТР буенча ЮХИДИ идарәсе безнең районда эшне көчәйтү өчен мотобатальоннар җәлеп итә.
Алда – сезонлы юл казалары алып килүче көзге-кышкы чор. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча комиссия барлык район халкын игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев