Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Күтәмәдән Ольга Семайкина декабрь аенда кыяр өлгертә

Күтәмә авылыннан Ольга һәм Михаил Семайкиннар Яңа ел табынында үзләре үстергән кыярдан авыз итәргә ниятли.

Яңа ел табынына – үз кыярлары

Хуҗабикә үсемлекләр үстерергә, алар белән тәҗрибәләр үткәрергә ярата. Ул быел гыйнварда тәрәзә төбендәге ике чүлмәккә кыяр утырткан, февраль ахырында беренче яшелчәләрне өзгәннәр.

-Менә боларын октябрь ахырында чәчтем, инде бармак башы кадәрле кыярлар бар, - ди Ольга Олеговна. – Гадәттә алар 45-50 көндә өлгерә. Миңа Гоша сорты ошый, теплицада да шундыйларны үстерәм, кыярлары тәмле. Әле әнә ике помидор да утырттым, баш төртеп киләләр, болары балконды үсә торган сорт.

Көз һәм кыш көннәрендә кыяр помидорларга табигый яктылык кына җитми. Хуҗабикә аларга махсус лампа кабыза. Мондый ут аларга кояш яктысын алмаштыра.

Чәчәк үстерү остасы

Ольганың тагын бер яраткан шөгыле – чәчәкләр үстерү. Ул биш ел петуния үстерү белән шөгыльләнә, аларны күпләп утыртырта, авылдашларын да тәэмин итә. Яз көне үк тирә-юнь матур чәчәкләргә күмелсен өчен эшне февраль аенда ук башларга кирәк.

-Петунияләрнең ампельный төрләрен үстерәм, алар озын булып, аска салынып үсәләр. Орлыклар шытып чыккач, үсентеләрне стаканнарга күчереп утыртам. Алар лампа астында яктылык һәм җылы алып үсәләр, - ди хуҗабикә. – Көннәр җылыткач, апрель-майларда теплицага чыгарам. Бу гөлләрне ничек тәрбияләргә, нәрсәләр белән тукландырырга икәнлеген интернеттан өйрәнәм, авылдашларга да киңәшләремне бирәм. Гадәттә, 100 төп үстерә идем, быел аларның санын арттырырга ниятлим.

Ольга моннан кала гортензия һәм лалә чәчәкләре үстерә. Аларның заманча яңа өйләре җәй көннәрендә чәчәкләргә күмелә.

Авылда - яңа тормыш

Семайкиннарның яңа өйләренә күчүләренә әле ике ел гына. Алар гаилә корып, Бөгелмә шәһәрендә тормыш көтә башлыйлар, анда йорт төзү эшенә дә керешәләр. Уллары кечкенә вакытта берәр ел авылда яшәргә дип кайткан гаилә Михаилның туган авылында бөтенләйгә төпләнәләр.

-Миңа Күтәмәдә бик ошый, Михаилның әти-әнисе, туганнары бик яхшы, - ди Башкортстан кызы. – Биредә калу теләге дә минем фикер булды. Авылда яшәгәндә улыбызга иптәшкә кыз алып кайттык, алар инде мәктәптә укый. Михаил вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев