Кара Чишмәдән Әкълимә Гомәрованың юбилеена күршеләре Әлмәттә үк зур торт ясатканнар
Кара Чишмә авылында яшәүче Әкълимә әби Гомәрова күркәм юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Әкълимә әби бүген берүзе генә яшәсә дә, ялгызлыкны сизми. Ачык йөзле, энергияле, позитив әбине туганнары да, күршеләре дә яраталар, якын күрәләр, хәлен белешеп торалар, кирәксә – эшләрендә дә булышалар.
95 яшенә дә аңа бик матур бәйрәм ясаганнар: мул табын корганнар, өйне бизәгәннәр, күршеләре Әлмәттә тортка заказ биреп, аны тиз арада барып алып та кайтканнар. Әкълимә әби әле туганнарына, аеруча Гөлүсә Моратовага, рәхмәт әйтте, әле күршеләрен мактады, социаль хезмәткәр Гөлнар Мостафинаны да онытмады.
-Барысына да рәхмәт яусын. Мине онытмыйлар. Туганнарымның балалары да: ”әби” генә дип торалар. Күршеләрем барысы да яхшы, Гөлгенә белән Атлас (Хәйдәровлар) үз әбиләре кебек карыйлар. Алаһыма шөкер, шул яшемә кадәр җиттеп, аякта йөреп торам, күзем күрә, колагым ишетә, - диде юбиляр.
Ул гомере буе колхозда төрле эштә хезмәт куйган. Авылдашы Госман белән гаилә корып, 47 ел гомер иткәннәр. Әкълимә ханым 95 яшендә дә тынгысыз, бер дә тик утырмый. Биш вакыт намазны калдырмый, радио тыңлый, телевизор карый, аш та пешереп ашый, вак-төяк өй эшләрен дә эшләп тора.
Юбилей көнендә ул күпсанлы котлаулар кабул итте. Якташыбызны котларга дип, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова, социаль яклау бүлеге мөдире Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков килгәннәр иде. Әкълимә әбигә район башлыгы исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Кунаклар юбиляр белән табында артына утырып, әбинең тормыш юлы, мактаулы хезмәте, бүгенге тормышы турында сөйләштеләр. Ветеран исә, хәзерге яшәешнең матур, мул булуына шөкер итеп, туганнары, күршеләре белән бәхетле булуына шатланып гомер итүен кат-кат кабатлады.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев