Югары Чегодай авылында Мәхтүмә Хәсәншина бакчасында аккошлар оя корган
Югары Чегодай авылында яшәүче Мәхтүмә Хәсәншинаның йорты әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Биредә берничә пар аккош “оя корган”....
Бөтен җирдә тәртип хөкем сөргән өй каршындагы ясалма аккошларны шулкадәр зәвык белән урнаштырганнар, ояда утыручылары да, бакчада басып торучылары да бар.
Мәхтүмә Шәрифулла кызы яшьтән матурлык яраткан, өй каршындагы бакчасы, керү юллары җәй дәвамында чәчәктә утыра. 81 яшьлек якташыбызның бу шөгыле хәзер балаларына күчкән.
-Әлеге матурлыкны Лениногорскида яшәүче кызларым ясый, һәр ялда кайтып, барлык эшләремне башкарып китәләр, - ди Мәхтүмә әби. – Картлыгым бәхетле, улым белән киленем күршедә генә яшиләр, иртән кереп хәлемне беләләр, аерым ризык пешерсә, килен кереп җитә.
Мәхтүмә әбинең өе тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора, ялгыз әби яши торган йорт димәссең дә! Өйдә җылы, ниндидер бер рәхәтлек сизелә. Аннан соң өйне чигүле мендәрләр дә бизәп тора.
-Бусы кызларым чиккән мендәр тышлары, әлеге шөгылем дә аларга күчкән, - ди әңгәмәдәшем. – Яшь вакытта бик күп чиктем, кияүгә чыкканда, бирнәләремне (мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, чаршаулар, өстәл япмалары) чигеп әзерләдем. Караватка яба торганы әле дә саклана. Кулъяулыкларны байтак чиктем.
Мәхтүмә әби тик кенә утырырга күнекмәгән, хәзер дә оекбашлар, бияләйләр бәйли. Үзе белән бергә картайган дисәк тә була, аяктан эшли торган тегү машинасы да еш хәрәкәткә килә.
-Аны Казаннан алып кайткан иделәр, инде 40 елдан күбрәк хезмәт итә. Балалар яшь вакытта аларга тегеп кидердем, хәзер юрган, мендәр тышлары тегәм, - ди ул. – Кызлар электр машинкасы алырга да тәкъдим иттеләр, сыналган җиһаздан баш тартмадым.
Хәсәншиннарда бишек тә күрдек, аның сиртмәсе дә эленеп тора.
-Бу 60 еллык бишек, ничә бала үстергәндер инде, белмим. Биш балам, оныкларым да шунда үсте, кунакка кайткач, оныкчыкларны да шунда салабыз, - ди Мәхтүмә Шәрифулла кызы.
Мәхтүмә Хәсәншина - авылның һәр йортында табын түрендә, ул хатын-кызлар мәҗлесләрендә Коръән укый. Якташыбыз гарәп графикасын 68 яшендә өйрәнгән. Ул Коръән китабын кулына еш ала, догалар укып күңеленә тынычлык таба. Якташыбыз 13 ел элек – ирен, 12 ел элек бер улын җир куенына салган.
Кадрия Гамирова фотолары, Марат Гомәров видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев