Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Якташыбыз Маһинур Заһретдиновага 100 яшь тулды

Иске Кади авылында гомер иткән Маһинур Заһретдинова 5 гыйнварда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзер ул Түбән Кама шәһәрендә кызында яши.

Әлеге буын җилкәсенә бик күп сынаулар төшкән. Ирләр сугышка киткәч, Маһинур әби дә, башка хатын - кызлар кебек, иң авыр хезмәтләрне башкара, гомере буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга.

Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәсият белән гаилә корып, алар 45 ел бергә яшиләр һәм җиде бала үстерәләр. Бүген юбилярның  19 оныгы, 28 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 5 баласы (праправнук) бар.

Юбилярны Түбән Кама район хакимиятеннән дә килеп, туган көне белән котлаганнар, Россия Президенты Владимир Путин  исеменнән Котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырганнар. Бу хакта телеграмм каналында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев та язган.

 

фото: https://t.me/radmirbelyaev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев