Бәркәтәдән Назифә әби яшьлегендә 200 метр тирәнлектәге шахталарда эшләгән
Һич арттырусыз, җырлап яшәгән Назифә. Яшьлегендә хәтта 200 метр тирәнлектәге күмер шахталарына төшкәндә дә татар җырларын сузган.
Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә.
Былбыл булып, талга кунып,
Керәсең төшләремә, дип каршы алды Бәркәтәдән Назифә (Наҗия) Сибгатуллина үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән кунакларны.
-Мин Башкортстан кызы. Яшь вакытында Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шахтасында эшләдем, моторист идем, - дип сүз башлады Назифә Хәкимулла кызы.
Шул шахтада эшләгән елларында алар Бәркәтә егете Минәхмәт белән танышып, 1961 елда гаилә коралар. Аннан Бәркәтәгә кайтып төпләнәләр. Уен-көлкеле, колхоз эшендә дә уңган, җырчы Назифәне (авылда аны Наҗия дип йөртәләр) бәркәтәлеләр үз итә. Җыр, сүз остасының урыны табын түрләрендә була, авылдагы концертлар аннан башка узмый.
-Наҗия апа безгә башкорт биюе алып килгән кеше. Аның тыпырдап биюен концертларда бөтен халык көтә иде, - дип сүзгә кушылды авыл китапханәчесес Әлфия Сөләйманова.
Бер генә китек як, нишләтәсең, Сибгатуллиннарның балалары булмый.
-Яхшы яшәдек. Хуҗалык тоттык, колхозда эшләдек, терлек асрадык. Өч матай гына туздырдым. Наҗия минем кайтканымны мотоциклның тавышын әллә кайдан танып, капкаларны ачып куя иде. “Вратарь” булып торам, дип көлә иде күршеләргә, - дип сөйләде юбилярның “бабасы” Минәхмәт ага.
Назифә Сибгатуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесес урынбасары Ләйләгөл Моксинова килде. Ул юбилярга район башлыгы Рамил Айбатовның тәбрикләвен һәм бүләген тапшырды.
Сибгатуллиннарда туган көнгә бик күп кеше җыелган, табын корганнар. Күршеләре Рамилә зур бәлеш салган.
-Мин күрше килене, 31 ел бергә яшибез. Үземнең әти-әниләр үлде, Минәхмәт абый белән Назифә апа әти-әни кебек. Булышып, ярдәмләшеп гомер иттек, - ди ул.
Табында туган көн гөрләде. Назифә апаның килендәше Мәхтүмә апа да җыр сузды.
Беребез өчен,
Беребез кирәк
Бергә барыбер җиңелрәк,
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын...
Кәккүкләр парлыларга
Гомер юрасын...
Парлап, тагын бик күп еллар яшәгез әле, Минәхмәт абый, Назифә апа!
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев