Чирмешән районында киләсе елда ике әбигә 100 яшь тула
Районда 2026 елда ике әбигә 100 яшь тула.
Гомере буе Иске Кади авылында гомер иткән Маһинур Заһретдинова 4 гыйнварда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хәзер ул Түбән Кама шәһәрендә кызында яши. Утыз Имән авылының ак әбисе Зәйнәп Вилдановага 13 ноябрьдә 100 яшь тулачак.

Районыбызның иң карт кешесе Мөнирә Гурьевага 17 гыйнварда 102 яшь тула. Кызыл Яр авылы әбисе бүгенге көндә кызы гаиләсендә Әлмәт районы Елхово авылында гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев