Якты Тау авылыннан Фәрит Морзаханов танылган җырчы Илсөя Бәдретдиновага шкатулка бүләк иткән
Якты Тау авылының һөнәрчесе Фәрит Морзаханов танылган җырчы Илсөя Бәдретдиновага үзе ясаган сәнгать әсәре - агач шкатулка бүләк иткән.
-Мин Илсөянең җырлаганын яратам, һәр елны аның концертына барырга тырышам, - ди ул. - Берничә ел элек яраткан җырчымның иҗатына мәхәббәтемне раслап шкатулка бүләк иттем.
Фәрит Барый улы гомере буе Түбән Кама шәһәрендә слесарь булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, туган авылына кайтып, инде 30 еллап буш торган, әти-әнисе нигезен торгызырга ният кылган. Үткән елның язында Якты Тауга кайтып шул эшкә керешә, иске өйләренә янкорма ясый, кышны үз өендә чыккан. Без дә аның белән шунда очраштык. Өйнең бер почмагында үзенә эш урыны булдырган. Ике шкатулкасы ясап бетерү алдында. Шулай да килеп керү белән бик матур итеп рәсемнәр төшергән кисмәккә күз төште, икенче бүлмәдә шулай ук агачны уеп бизәкләгән сандык тора.
-Бу әнинең ипи камыры изгән агач кисмәге, шуңа икенче гомер бирергә булдым, - диде Фәрит абый. – Ә сандык - әти истәлеге, ул сандыклар ясый иде.
-Димәк инде агач эшенә сәләт сезнең нәселдән килә? – дим әңгәмәдәшемә.
-Бу шөгыльгә биш-алты ел элек кенә керештем. Интернеттан карадым да эшләп карарга булдым, шкатулкаларны ошаттылар һәм заказлар бирә башладылар, - ди ул. – Авылда җәйләрен бу шөгыльгә вакыт аз кала, күпчелеге кыш көннәрендә ясала.
Шәһәрдә яшәгәндә аның аерым эш урыны да булмый, хезмәт урынындагы подвалда ясый ул беренче иҗат җимешләрен. Уеп ясау өчен йомшак агач кирәк. Фәрит абый базардан юкә вагонкалары сатып ала. Аларны ябыштыру, кисеп бизәк төшерү, буяу өчен барлык эш коралларын да булдырган. Һәр шкатулка үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган, ул бизәкләр ясаганда циркуль һәм линейка куллана.
Фәрит Барый улы ничә шкатулка ясаганын төгәл генә әйтә дә алмады.
-100дән күбрәк инде, авылга кайткач та алтыны ясадым. Тоташтан эшләсәң, берсен ясарга дүрт-биш көн вакыт китә, - диде әңгәмәдәшем. – Эшне башлагач, тизрәк ахырын күрәсе килә, башкалар да ошатып сорагач, стимул барлыкка килә.
Менә шулай уйнап кына тотынган шөгыль хәзер аның тормышының мәгънәсенә әверелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Шәп!
0
0