Кармыштан 4 яшьлек Илшатка Кыш бабай өстәл хоккее җибәргән
Чирмешәндә “Теләкләр чыршысы” хәйрия Яңа ел акциясе старт алды. Аның кысаларында Кармыш авылында яшәүче 4 яшьлек Илшат Сусликовның да хыялы тормышка ашты.
“Сөлчә” җәмгыяте директоры Хәмзә Хамматов әлеге акциядә катнашып, Илшатның Кыш бабайга язган хатын укыган. Сабый өстәл хоккее турында хыялланган булган. Хәмзә Ильяс улы үзе Кармышка барып, аңа бүләкләр тапшырды.
Кичучат авылыннан күчеп килгән Александр һәм Оксана гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Игелекле якташыбыз аларның һәрберсенә татлы бүләк биреп, күңелләрен күрде.
-Мин Илшатның хыялы турында белмәгән дә идем. Бу безнең өчен көтелмәгән сюрприз булды, - диде Оксана. – Балаларыбызны шулай шатландырганы өчен, Хәмзә абыйга бик зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев