Чирмешән районының алдынгы комбайнчыларына сертификатлар тапшырдылар
2025 елгы уракта ашлык суктыру буенча республика күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән 12 комбайнчы райондашыбыз ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 50000 сумлык сертификатларына ия булдылар.
“Әккәрәй” җәмгыяте комбайнчылары: Петр Сипатров, Олег Охотников, Вячеслав Макаров, Жамолбек Султонов; “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән, Олег Аверьянов, Михаил Корнилов, Альберт Сөнчәләев; “БИО-АГРО” җәмгыяте комбайнчылары: Владимир Денисов, Сергей Ванчиков, Рәмзил Гарифуллин, Марсель Нигъмәтуллин, Марс Сәйфетдиновлар шундый дәрәҗәле бүләк алды.

Ә район күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән Нияз Беляевка, Илшат Гыйрфановка, Альберт Галәүтдиновка, Рифат Биляловка (“БИО-АГРО” җәмгыяте), Рәсим Нуруллинга (“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”), Александр Митякинга (“Тепсуркаев В.Ә” крестьян-фермер хуҗалыгы) 30000ар мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев