Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Мәснүга Таҗиева Суслонгерда мич ягып торган

Югары Кәминкә авылында яшәүче, 90 яшен тутырган Мәснүга Таҗиева яшьли авырлыклар күрсә дә, күз тимәсен, үз аягында йөри, урын өстендәге ире Якубны да карап тора.

Киләсе елның мартында гаилә коруларына 70 ел була. Алар бүген дә бер-берсенә мәхәббәтле күзләр белән карыйлар.

-И-и-и, бер кеше гомере кадәрле бергә яшәдек бит, яратышмасаң, шулкадәр яшәп булыр идеме, - дип сөйләп китте ул юбилеена килгән кунакларга. – Казанда эшләгәндә отпускага кайткан идем, шуннан кире китмәдем. Якуб белән аулак өйдә таныштык. Шулай бер кичне анда егетләр килде, гармунчы егеткә күзем төште. Якуб гармунда уйный, мин җырлыйм. Ул да шул көнне үк миңа сүз катты. Шуннан бер ай да үтмәде, Керкәледән мине Югары Кәминкәгә үзләренә алып кайтты Якуб.

Мәсүга Мингали кызына мәктәптә укырга мөмкинлек булмый. Әтиләре сугышка киткәч, әнисенең төп ярдәмчесе булып кала. Алай да 4 сыйныфка кадәр укый. 10 яшендә Суслонгерда урман кисүче апасы белән җизнәсе янына китә, анда мич ягып тора, нарат агачыннан сымала җыя. Анда өч ел эшләгәч, авылга кайта, үгез җигеп җир сукалаганын әле дә искә ала. Якташыбыз Горькида торф чыгару эшендә дә була, соңрак Казанга хезмәт куя.

Юбилярны район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вильданов тәбрикләде.

Әби котларга килгән кунакларга үз тормышын сөйли дә сөйли, язмышы бер китап язарлык. Хәтере дә бик әйбәт. Тормыш авырлыклары шулай тәэсир иткәнме, ул яшьтән үк шигырьләр яза икән, кунакларга аларны да укып күрсәтте. Аның бу сәләте кече кызлары Алсирәгә дә күчкән.

Яшьләр гаилә коргач, бәхет эзләп, Казахстан якларына чыгып китәләр. 60 нчы елның башында авылга кайтып төпләнәләр. Таҗиевлар колхозда хезмәт куялар: Мәснүга фермада ТСН эшләтә, Якуб трактор иярли. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, тугыз оныклары 13 оныкчыклары бар.

-Үз гомеребездә дүрт йорт төзедек, менә бусын, 1984 елда өебез янып киткәч, өч айда өлгертеп кердек, - ди Мәснүга Мингали кызы.

-Әнигә укырга гына мөмкинлек булмаган, ул прокурор да булыр иде, - дип елмая кызы Нурсинә. – Рәхмәт, алар безне хезмәт белән тәрбияләделәр, тормышта үз урыныбызны таптык. Гектарлап чөгендер эшләдек, бакча тутырып суган үстерә идек. Алтышар тонна суган тапшырган истә. Шул акчага әниләр “Москвич” автомобиле сатып алдылар.

Таҗиевлар нәселендә җиде укытучы: Якуб бабай үзе дә шоферлар укыткан, кызлары, киленнәре, оныклары да педагог һөнәрен сайлаган.

Ике ел элек Якуб бабайга 90 яшь тулган булса, бүген балалары җыелышып, мул табын корып, әниләрен хөрмәтләделәр.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев