Безнең районда рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күтәмә укучылары көне буе мәктәптә
Яңа уку елында Күтәмә урта мәктәбендә үзгәрешләр булды – аңа авыл балалар бакчасын куштылар.
-
Лагерка клубында яшьләргә дә, өлкәннәргә дә шөгыль бар
Лагерка авыл клубында бу елның 11 аенда 272 чара оештырылган, аларда 5795 кеше катнашкан.
-
Лашман мәктәбен 1978 елда тәмамлаучылар җыелышып китап чыгарган
“Исхакыйлы, тарихлы, мәгърифәтле Лашманым”: Лашман авылы мәдәният йортында Зөләйха Шарапова-Ханованың тарихи басмасы тәкъдим ителде.
-
Әмир авылы янында төзелгән күперне бәйрәм ясап ачтылар
Барыбыз да бик көттек без аның ачылуын. Әмир янындагы иске күперне сүтеп ташлагач, райондашлар да, башка машина йөртүчеләр дә Лашман авылы аша әйләнеп йөрүне авырсынды. Яңа күпер тансыклатты.
-
Чирмешәндә «Фронт хатлары» патриотик акциясе тәмам
Районда бер елга якын сузылган «Фронт хатлары: сугышның тере юллары» акциянең нәкъ Билгесез солдат көнендә тантаналы йомгаклау чарасы узды.
-
Чирмешәндә белгечләр җитешми
Яшьләр ник авылда калмый? Элек әлеге сорауга: “Авылда эш юк”, дип җавап бирәләр иде. Бүген район үзәгендә дә, авылларда да белгечләргә ихтыяҗ зур: укытучылар, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк. Район оешмаларында кайсы өлкәдә кадрлар җитешми? Бүген шул хакта сораштык.
-
Инвалид коляскасында йөрүче Фиргать абый Чирмешәндәге ярминкә мәйданын гармун моңына күмде
Әниләр көнендә Чирмешәндә узган ярминкәгә килүчеләрне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче Фиргать Кадыйров гармунда уйнап, җырлап сәламләде.
-
Туймәт яңалыклары
Туймәт авыл җирлегендә 187 йортта 412 кеше теркәлгән, шуларның 273е авылда яши.
-
Иске Кадидан Хисамовларда үткән каз өмәсенә гармунчы да дәшкәннәр
Иске Кади авылыннан Хисамовлар гаиләсендә узган атнада каз өмәсе гөрләде. Ахырдан өмәче кызларны хуҗабикәнең каз бәлеше, самавар чәе көткән.
-
Чирмешән районының ике авылында блок-модульле элемтә бүлекчәләре төзелә
Лашман һәм Бәркәтә авыллары элемтә бүлекчәләре өй туена җыена. Республика ярдәме белән төзелгән блок-модульле биналарны декабрь башларында эксплуатациягә тапшырырга ниятлиләр.
-
Чирмешән районы укучылары бердәм меню буенча туклана
Иске Кади мәктәбе укучыларына яңа уку елы алдыннан зур бүләк ясадылар: өч миллион сумнан күбрәк бәягә белем йортының азык-төлек блогы ремонтланды.
-
Чирмешәндә әллә ничә буын “Орион” яшьләр үзәгендә очрашты
Район башлыгы гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасында яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырды
-
Әмирдә һәм Иске Үтәмештә күперләр ачылды
Барыбызны да сөендереп, Әмир авылы янындагы һәм Иске Үтәмештә күптән көтелгән вакыйга – күперләр ачылды.
-
Чирмешәндәге рейдлар вакытында әллә ничә урында чүплекләргә юлыкканнар
Район административ комиссиясе әгъзалары ноябрьнең икенче, өченче атналарындагы чисталык рейдлары вакытында 12 гражданинга кисәтү кәгазе тапшырганнар, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике хуҗага карата беркетмә төзегәннәр.
-
Казанда тәүге крематорий «Курган» мемориалы янында төзеләчәк
2029 елның башында Казанда Татарстанның тәүге крематориен ачуны планлаштыралар.