Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә белгечләр җитешми

Яшьләр ник авылда калмый? Элек әлеге сорауга: “Авылда эш юк”, дип җавап бирәләр иде. Бүген район үзәгендә дә, авылларда да белгечләргә ихтыяҗ зур: укытучылар, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк. Район оешмаларында кайсы өлкәдә кадрлар җитешми? Бүген шул хакта сораштык.

Светлана Галәветдинова (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты): - Авыл хуҗалыгы тармагында агрономнар, инженерлар, орлыкландыручы, зоотехник җитми. Шулай ук хисапчы, ветеринария табибы, баш механик кебек белгечләргә дә ихтыяҗ бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә механизаторларга да эш җитәрлек. Кызганыч, яшьләр авыл хуҗалыгына кагылышлы һөнәрләрне сирәк сайлый. Соңгы ике елда безгә нибары бер белгеч кайтты: «БИО-АГРО»га агроном. Яшь белгечләргә 750 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие дә каралган. Моның өчен алар авыл җирендә кимендә 3 ел эшләргә тиешләр.

Ольга Маркова (район мәгариф бүлеге җитәкчесе): - Мәктәпләргә бүген беренче чиратта математика, физика, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. 2025-2026 уку елына кадрлар проблемасы яшь белгечләр һәм укытучыларның квалификацияләрен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү исәбенә хәл ителде. Әмма кадрлар проблемасы актуаль. Киләчәктә авыл җирендә укытучылар җитәрлек булсын өчен педагогларның абруен күтәрү, эш шартларын яхшырту һәм хезмәт хакын арттыру шарт. Бүген яшь белгечләргә ярдәм итү программалары гамәлгә ашырыла, ләкин аларны камилләштерергә кирәк.

Наталья Иляева (район мәдәният бүлеге җитәкчесе): - Мәдәният тармагына килгәндә, бию һәм җыр сәнгате белгечеләре, аккомпаниаторлар кирәк. Шулай ук ике мәдәният йортында клуб формированиеләре җитәкчесенә һәм китапханәчегә ихтыяҗ бар.

Иван Пешков (Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсе начальнигы): - Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсендә берничә вакансия бар.18 яшьтән, гади һәм кече җитәкчеләр составы вазыйфасында урта гомуми белем белән (11 сыйныф; урта җитәкчеләр составы вазыйфасында эш юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белемле һәм өлкән җитәкчеләр составы вазыйфасында эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белемле якташларыбызны эшкә чакырабыз. Бездә эшләргә теләк белдерүче кеше хөкем ителмәгән булырга тиеш.

Лилия Мортазина (район үзәк больницасы баш табибы): - Бүген бездә белгечләр җитәрлек. Быел гына да җиде белгеч: ике педиатр, ике терапевт, хирург, акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог эшкә урнаштылар. Әмма белгечләр өчен торак юк. Табиблар өчен  - “Авыл табибы”, фельдшерлар өчен “Авыл фельдшеры” программалары да эшли. Алар нигезендә авылга эшкә кайткан белгечләргә аерым бер шартларда шактый күләмдә акча бирелә.

Рамил Зәйнуллин (135 нче Чирмешән янгын-коткару частенең отделение командиры): - Машина йөртүчеләр, янгын сүндерүчеләр кирәк, бүген бездә 20дән күбрәк кешегә эш урыны бар. Тик эшкә урнашырга теләүчеләргә аерым таләпләр куела: алар армиядә хезмәт иткән, сау-сәламәт  һәм физик яктан нык булырга тиешләр, шулай ук безгә хөкем ителмәгәннәр генә эшкә урнаша ала. Хезмәткәрләребез сменалап эшли, бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял каралган. 25 ел эшләгәннән соң пенсиягә (выслуга буенча) чыгарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев