Чирмешән районының ике авылында блок-модульле элемтә бүлекчәләре төзелә
Лашман һәм Бәркәтә авыллары элемтә бүлекчәләре өй туена җыена. Республика ярдәме белән төзелгән блок-модульле биналарны декабрь башларында эксплуатациягә тапшырырга ниятлиләр.
24 квадрат метрлы әлеге объектларда төзелеш август-сентябрь айларында башланган, эшләр икесендә да параллель рәвештә алып барыла. Хәзер инде электр тоташтырырга һәм мебельләр җыясы гына калган, алар кайтарылган.
-Авылга почта бик кирәк иде, хат ташучыларыбыз салкын, уңайлыклар булмаган бинада эшлиләр, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин. - 560 кеше теркәлгән авылыбызга ике хат ташучы хезмәт күрсәтә, элемтә бүлекчәсе начальнигы вакансиясе генә ачык кала. Барлык уңайлыклары булган бина ачылгач, бу урында эшләргә теләүче табылыр дип өметләнәбез. Яңа бинаны элеккеге универмаг урынында төзеделәр.

Иң элек биналар төзеләчәк урынга свайлар кагып, нигез корганнар, су, каналаизация челтәрләрен дә эшләп куйганнар. Көзге пычракларга кадәр керү юлларына брусчатка җәеп, отмоскалар ясагач, стеналарны җыеп, түбәсен япканнар. Эчке эшләр дә тәмамланган.
-Бина эчендә барлык уңайлыклар да бар, почтага килгән товарларны киеп карау өчен дә (примерочный) урын ясалган, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. – Әлегә почта бүлекчәсе авыл мәдәният йортындагы бер кечкенә генә бүлмәдә эшли. Хат ташучыларыбыз 1000нән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтә. Яңа бинада барлык уңайлыклар да булачак.
Иске Кади һәм Ивашкино элемтә бүлекчәләре биналарында капиталь ремонт бара. Бу авыллар хат ташучылары өчен дә эш шартлары яхшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев