Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Әмир авылы янында төзелгән күперне бәйрәм ясап ачтылар

Барыбыз да бик көттек без аның ачылуын. Әмир янындагы иске күперне сүтеп ташлагач, райондашлар да, башка машина йөртүчеләр дә Лашман авылы аша әйләнеп йөрүне авырсынды. Яңа күпер тансыклатты.

-Автомашиналарда хәрәкәт итү шушы рәвешле бераз кыенлашкан вакытта, моны түземлек, сабырлык белән кичергән халкыбызга бик зур рәхмәт, - диде бу атнада күперне бәйрәм ясап ачу тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов.

Сөлчә елгасы аша яңа күпер төзелеше эшләренә быел май ахырларында, июнь башларында керешкәннәр иде. Ноябрь ахырында биредә юлны ачтылар. Объект “Тормыш инфраструктурасы” илкүләм проект кысаларында яңартылган.

-Акъяр-Чирмешән-Шентала автоюлы район һәм республиканың транспорт системасының ышанычлы элементы булып тора. Яңа, сыйфатлы күперебез өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, күперне төзү эшләрен башкарган “Мостовик” җәмгыяте белгечләренә дә рәхмәтлебез. Бу объект безнең райондашлар өчен бик мөһим, - диде район җитәкчесе.

Кыска гына  итеп оештырылган күпер ачу бәйрәмендә Әмир, Лашман авылы халкы катнашты. Артистларыбыз җырлап алды. “Мостовик” җәмгыяте прорабы Алексей Мифтаховны Чирмешән район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Аннан күпер өстендәге транспорт хәрәкәте символик рәвештә ачылды. Яңа күпердән “беренче” булып юлчыларның шарлар, әләмнәр белән бизәлгән автомашиналары үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев