Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә әллә ничә буын “Орион” яшьләр үзәгендә очрашты

Район башлыгы гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасында яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырды

Матур гадәт буенча, бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларга җиткән якташларыбызны Чирмешәнгә, “Орион” яшьләр үзәгенә, чакырып хөрмәтләделәр.

Шул ук көнне биредә районда яшәүче һәм хезмәт куючы, быел бәби туйлары уздырган гаиләләргә 30 мең сумга сертификатлар да тапшырдылар.

-Бүген без бәйрәмгә озак еллар бергә тату гомер иткән парлар белән беррәттән яшь гаиләләрне чакыруыбыз очраклы түгел. Яшьләребез шундый матур гаиләләр күреп, сездән үрнәк алсыннар иде, - диде кунакларны сәламләп, район башлыгы Рамил Айбатов. – Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү –иң мөһим бурычларыбызның берсе, шул максаттан районда соңгы өч елда төрле программалар гамәләгә ашты. Әйтик, Боз сараенда һәм сәламәтләндерү үзәгендә балалар өчен символик бәя куелды. Мондый бәяләр башка бер районда да юк. Бездә әлеге спорт объектларына уңай абонемент системасы да кертелде. Шулай ук районда талантлы, яхшы укучы, актив балаларны да бүләкләү каралган.

Былтыр районда 53 гаилә 30 мең сумлык сертификатка ия булган. Быел 52 бала дөньяга килгән. Күпчелек ата-аналар бала туу уңаеннан район тарафыннан бирелүче әлеге түләүне алганнар да инде.

Район җитәкчесе бәйрәмдә Чирмешәннән Назыйровлар, Әхметжәновлар, Константиновлар, Сәлимгәрәевлар, Миндаровлар, Әмирдән Җиһаншиннар, Күтәмәдән Арзютовлар, Иске Кадидан Хәбибуллинар гаиләләренә  сертификатлар тапшырды.

-Быел 10 августта безнең өченче балабыз - кызыбыз Иркә туды. Олы улыбыз Галимҗанга 5 яшь тула, кызыбыз Динәгә 3 яшь, - диделәр Әмирдән өч бала әти-әнисе Рәсим һәм Нәзилә Җиһаншиннар.

Яшь гаилә Рәсимнең туган авылында  яңа йорт өлгерттеләр. Гаилә башлыгы - нефтьче. 

-Безгә авыл тормышы бик ошый. Яшәү өчен бөтен шартлар да бар, газы кергән, өй җылы, асфальт юлдан йөрибез. Шәһәр күрәсебез килсә, балалар белән автомобильгә утырабыз да, барып кайтабыз, - диде йорт хуҗасы. – Форсаттан файдаланып, район җитәкчесенә бүләге өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чираттагы очрашуга районыбызның төрле авылларыннан 50, 55, 60 ел бергә яшәгән матур парларны чакырганнар: Чирмешәннән Екатерина һәм Николай Разуковлар, Зөлфия һәм Фоат Бикбовлар, Кәримә һәм Габделваһап Кәримовлар, Антонина һәм Иван Микушовлар, Ульяновкадан Валентина и Владимир Ивановлар, Кармыштан Гаҗилә һәм Минсәгыйт Зөфәровлар.

Гаилә - тормышның нигезе, диләр. Әти–әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе.

-Без 15 ноябрьдә әти-әнинең алтын туйларын үткәрдек. Әти озак еллар Ульяновка мәктәбендә эшләде, директор вазифаларын да башкарды, әни – мәктәп-интернатта тәрбияче иде. Без биш туган үстек. Бүген аларның 13 оныклары, бер оныкчыклары бар. Әти-әни безнең өчен иң кадерле, иң якын кешеләр, без алардан үрнәк алып яшибез,  – диде әти-әнисен - Ульяновкадан Валентина и Владимир Ивановларны бәйрәмгә алып килгән кызлары Вера Ломоносова.

Табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев