Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Кадидан Хисамовларда үткән каз өмәсенә гармунчы да дәшкәннәр

Иске Кади авылыннан Хисамовлар гаиләсендә узган атнада каз өмәсе гөрләде. Ахырдан өмәче кызларны хуҗабикәнең каз бәлеше, самавар чәе көткән.

-Өмәчеләрем бик осталар, сөйләшеп, җырлашып, бик күңелле итеп эшлиләр. Алай да хезмәтебез көн буена диярлек сузылды. Вак эш бит, - диде хуҗабикә Әлфия Хисамова.

Әлфия ханым быел 70 баш каз үстергән, бүген җыйнаулашып шуларның 16сын эшкәрттеләр.

-Берүзең генә эшләп булмый. Балаларым, авылдашларым булыша, - ди хуҗабикә.

Хисамовлар казлардан кала, 50 баш үрдәк, 25 бройлер үстергән. Сыерлары, таналары бар.

...Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетте. Өмәче хатын-кызлар түшкәләрне салкын суда юдылар. Ә өйдә каз эч-башларыннан пешерелгән бәрәңге бәлеше исе таралды. Түргә самавар менеп утырды. Табында уен-көлке, җыр башланды.

-Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый,  дип күңел ачып, җырлашып утырды Иске Кади уңганнары табында.

Ә җыр, тапкыр сүз тирәсендә осталар инде искекадилылар. Гармунчылары да шунда гына: Оркыя Нуретдинованың белмәгән җыры, көе юк бугай.

Каз өмәсе ул – матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү бәйрәме.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев