Инвалид коляскасында йөрүче Фиргать абый Чирмешәндәге ярминкә мәйданын гармун моңына күмде
Әниләр көнендә Чирмешәндә узган ярминкәгә килүчеләрне инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче Фиргать Кадыйров гармунда уйнап, җырлап сәламләде.
-Бәйрәм бит бүген. Мәйданда гармун моңы таралсын әле, әниләребез бәйрәменә ямь өстәлсен. Алай сатучы кызларыбызга да күңеллерәк, - диде Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Фиргать Исламкул улы.
Район үзәгендәге чираттагы Хәйрия ярминкәсендә районыбызның социаль хезмәткәрләре, социаль ярдәм күрсәтүче якташларыбыз сату итте.
-Кызларыбыз 60 йомыркалык кул токмачы кискән иде. Токмач та, сатуга алып чыккан башка товарларыбызны да иртән үк күбесен алып бетерделәр. “Киштәләрдәге” әйберләребез – барысы да үзебезнең хезмәткәрләр пешергән, консервлаган ризыклар, - диде йорт-интернат хезмәткәре Фәридә Низаметдинова.
Өйдә социаль ярдәм күрсәтүчеләр да сатып алучыларны самовар чәе, кайнар коймак белән сыйлады.
-Камыр ризыклары, токмач, суган, өчпочмак, кул эшләнмәләре – бар товарыбыз бик тиз урнашты, - дип сүзгә кушылды райондагы “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге хезмәткәре Мәдинә Гатина да.
Инде мәгълүм булганча, районыбыздагы Хәйрия ярминкәләре керемнәре хәрби операция зонасындагы сугышчы якташларыбызга ярдәм йөзеннән озатыла.
Район башлыгы Рамил Айбатов ярминкәнең монысында да социаль хезмәткәрләренең байтак әйберләрен алып, “Игелеклелек өстәле”нә куйды. Бу өстәлдәге тәм-томнар да сугышчы егетләребезгә гуманитар йөк белән озатылачак. Район җитәкчесе, болардан тыш, СВОдагыларга ярдәм фондына 10 мең сум акча да бирде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев