Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Туймәт яңалыклары

Туймәт авыл җирлегендә 187 йортта 412 кеше теркәлгән, шуларның 273е авылда яши.

Агымдагы елда бер сабый да тумаган, авылда 17 яшькә кадәр - 45 бала. Хезмәт яшендәге кешеләр – 203, пенсионерлар – 136.

Җирлектәге 187 йортның 141енең ишекләре гел ачык, 9 өйнең тәрәзәләрендә утлар җәй айларында гына кабына, ә 37се гомумән буш.

Туймәтлеләр 47 баш сыер асрый 

Туймәттә шәхси хуҗалыкларда 191 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 47се савым сыерлары.

Авылда сөт җыю яхшы оештырылган, тапшырылган сөт өчен акча тоткарлыксыз айга ике тапкыр бирелә. Әлеге бер литр сөткә 32 сумнан исәп-хисап ясыйлар.

Туймәттә таш түшәлмәгән юллар 55 метр арада гына калган 

Туймәт авылында быел Маяк урамы юлына асфальт түшәделәр. 450 метр озынлыгындагы бу урам иганәчеләр ярдәме белән шомарган.

Үзсалым акчалары хисабына Яңа урамда да юл яхшырган, вак таш түшәгәннәр. Әлеге эшкә 300 мең сум үз салым акчасы тотылган.

Авыл җирлегендә юлларның гомуми озынлыгы 13,3 километр тәшкил итә, шуның 6,4 километры муниципаль карамакта. Әлеге юлларның 4,371 километры асфальтланган, 1,45 километрына вак таш җәелгән, таш түшәлмәгән юл (грунтовый) 55 метр калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев