Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә «Фронт хатлары» патриотик акциясе тәмам

Районда бер елга якын сузылган «Фронт хатлары: сугышның тере юллары» акциянең нәкъ Билгесез солдат көнендә тантаналы йомгаклау чарасы узды.

Мемориаль үзәк тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан тәкъдим ителгән әлеге проект бик күп чирмешәнлеләрне: балаларны һәм хатларны күз яшьләре белән укыган өлкәннәрне  берләштерде.

Акциянең идеясе бик гади иде - музей фондларында саклана торган саргайган юлларга “тавыш бирү”. Районда яшәүче дистәләгән кеше фронттан килгән хатларны укып, видеога яздырып, акциягә кушылдылар. Иң өлкән катнашучы Мария Уздяевага 84 яшь. Ул туганы Владимир  Уздяевның фронттан килгән хатын укыган.

- Мин 1941 нче елда дөньяга килдем. Билгеле, әтине фронтка озатканнарын хәтерләмим. Аңардан нибары ике хат килгән, аларны, кызганыч, сакланмаганнар, - диде Мария Алексеевна. - Сугыш һәр гаиләгә диярлек күп хәсрәт китерде. Бу юлларны укыганда хис-кичерешләрне тыеп тору кыен иде.

Проектның йомгаклау тантанасы бик җылы атмосферада узды. Фронттан килгән хатлар кабат зур экраннан яңгырады. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары башкаруында сугыш еллары җырлары чараны тагын да бизәде.

Акциядә катнашучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы кичәнең кульминациясе булды. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп: "Сез хәтерне саклауга зур өлешегезне керттегез. Сез укыган һәр хат - ул онытылудан коткарылган тарих, ул кабат кабызылган шәм".

Чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты, ул беренчеләрдән булып якташыбыз – Рәшид Рәфыйковның фронттан килгән хатын укыды.

-Укылган һәр хат - тынычлык һәм азатлык өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алу һәм ихтирам итү билгесе, - диде үз чыгышында Рамил Тәлгать улы. - Сез, акциядә катнашучылар, бу хатларны җанландырдыгыз, һәм без барыбыз да тарихка кагылдык, аның тирәнлеген һәм әһәмиятен тойдык. Бүген дә СВО зонасында безнең геройлар көн саен батырлык күрсәтәләр, илебезне саклыйлар. Без алар белән горурланабыз, фидакарьлек һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерәбез. Акцияне оештыручыларга, укучыларга һәм якташларыбызны хөрмәт килгән һәркемгә рәхмәт. Алар турында истәлекләр безнең йөрәкләрдә яшәсен, ә аларның батырлыгы игелекле эшләргә илһам бирсен!

Акция нәтиҗәсе - сертификатларда гына түгел.

- Барлык төшерелгән видеороликларны без «ВКонтакте» мемориаль үзәге битенә урнаштырдык, аларны һәркем күрә һәм ишетә ала. Акция турында «Россия ТНВ» телеканалында һәм «Безнең Чирмешән» район газетасында сөйләделәр, яздылар. Әмма иң мөһиме - җыелган материаллар хәзер музей фондларында лаеклы урын алачак. Алар киләчәктәге күргәзмәләрнең һәм батырлык дәресләренең тере экспонаты булачак, истәлек эстафетасын киләчәк буыннарга тапшырачак, - диде чараны алып баручы, мемориаль үзәк экскурсоводы Айгөл Җиһаншина.

«Фронт хатлары» акциясе тәмам. Сугыш араларында язылган бу юлларны укыганда, Бөек Ватан сугышы солдатлары онытылмаслар, алар — безнең белән. Алар сөйли һәм без аларны ишетәбез.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев