Әмирдә һәм Иске Үтәмештә күперләр ачылды
Барыбызны да сөендереп, Әмир авылы янындагы һәм Иске Үтәмештә күптән көтелгән вакыйга – күперләр ачылды.
Әмир авылы яныннан уза торган трассада, Сөлчә елгасы аша салынган күперне июнь аенда капиталь ремонтлый башладылар.
Шул ук вакытта диярлек Иске Үтәмеш авылы уртасындагы олы юл күперен дә үзгәртеп корырга керештеләр. Автомобиль хәрәкәте, күперләр ябылганнан соң алты ай узгач, яңадан торгызылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев